+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 Май 2022, 07:19

Үзбәкстан белән хезмәттәшлек ныгый

Бүген БСТ каналында Башкортстан делегациясенең Үзбәкстанга эш сәфәре нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды.

Үзбәкстан белән хезмәттәшлек ныгыйҮзбәкстан белән хезмәттәшлек ныгый
Үзбәкстан белән хезмәттәшлек ныгый

Аның барышында беренче вице-премьер Рөстәм Моратов нефть-газ тармагында Үзбәкстан белән инде билгеләнгән берничә проект сөйләде.

- Хәзерге вакытта Благовещенскида инвестицион проект гамәлгә ашырыла инде. Бизнес-миссиядә безнең бик күп предприятиеләребез бар иде, "НИПИ ПЕГАЗ" компаниясе Үзбәкстанның "O'ZLITINEFTGAZ" проект институты белән газ эшкәртү предприятиесе төзү турында килешү төзеде. Үзбәкстан территориясендә октан арттыручы утырмалар һәм тау-металлургия сәнәгате өчен эретмәләр җитештерү буенча килешүгә "Русхим" компаниясе кул куйды. Үзбәкстандагы хезмәттәшләребез газ өлкәсендә бик күп уңышларга ирешкән. Без исә нефть тармагында зур компетенцияләргә ия, - дип билгеләп үтте ул.

Башкортстанның Үзбәкстанда булуын көчәйтү, инвестицияләр җәлеп итү, тышкы сәүдә әйләнешен арттыру максатыннан Русия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге каршында Башкортстан вәкиле офисы ачылды.

- Безнең Төркиядә, Белоруссиядә, Казахстанда сыналган иң яхшы тәҗрибәләрне нәкъ менә яңа вәкил эшчәнлегенә кертәбез, - диде Рөстәм Моратов.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас