+7 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 Мая 2022, 08:40

Алгарышлы үсеш территорияләре үсештә

Башкортстанда алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре резидентлары төбәк икътисадына 6,2 млрд. сум инвестицияләгән һәм 4,4 меңнән артык эш урыны булдырган.

Елның беренче кварталындагы мәгълүматларны Премьер-министрның беренче урынбасары, икътисади усеш һем инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов җиткерде.

- ТОСЭР — безнең моношәһәрләрне үстерүнең нәтиҗәле механизмы. Резидентларга бирелә торган ташламалар потенциаль инвесторлар өчен иң кызыктыручы ярдәм чаралары булып тора. "Саннар артында, барыннан да элек, мондый территорияләр эшчәнлегенең социаль әһәмияте тора, чөнки яңа эш урыннары булдыру нәтиҗәсендә социаль киеренкелек кими, — диде Рөстәм Моратов.

Ул билгеләп үткәнчә, «Күмертау» ТОСЭРы инвесторлары иң зур сумманы керткән – 2,7 млрд. сум. «Благовещен» резидентлары – 2 млрд. сумга якын, «Бәләбәй» — 732,5 млн. сум, «Нефтекама» – 442,5 млн. сум, «Белорет» -284 млн. сум.

Русия Икътисади үсеш министрлыгы формалаштыра торган

ТОСЭР резидентлары реестрына барлыгы 122 резидент кертелгән. Инвестицион проектларны гамәлгә ашыру 50 млрд. сумнан артык инвестицияләр җәлеп итәргә һәм 10 меңнән артык эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Алгарышлы үсеш территорияләре үсештә
Алгарышлы үсеш территорияләре үсештә
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас