+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 Мая 2022, 07:51

Табигатьне саклар өчен заманча технологияләр кулланырга кирәк!

25 майда «ВДНХ-Экспо» мәйданчыгында «Газ. Нефть. Технологияләр-2022» күргәзмәсе кысаларында әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясый торган I категорияле объектларда атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү мәсьәләсе буенча "түгәрәк өстәл" үткәрелде.

Табигатьне саклар өчен заманча технологияләр кулланырга кирәк!Табигатьне саклар өчен заманча технологияләр кулланырга кирәк!
Табигатьне саклар өчен заманча технологияләр кулланырга кирәк!
Анда катнашучыларны сәламләп, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Көньяк-Урал төбәкара идарәсе җитәкчесе Роман Болотов, эре предприятиеләр иң яхшы технологияләрне куллансын өчен, заманча шартларда сәнәгатьне техник яктан яңадан коралландыру бик мөһим, дип ассызыклады.

Русия нефть, газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль сүзләренә караганда, Башкортстан нефть эшкәртү өлкәсендә һәрвакыт лидер булган. Ул нефть чыгару һәм эшкәртүнең пычраткыч матдәләр чыгармыйча мөмкин түгеллеген әйтте.

"Түгәрәк өстәл"дә республика территориясендә атмосфера һавасын саклау өлкәсендәге проблемалар, хәзерге шартларда Русиянең нефть-газ комплексы мәсьәләләре, атмосфера һавасын саклау өлкәсендәге законнарның үтәлешен мониторинглау, Башкортстанда атмосфера һавасы сыйфаты белән идарә итү системасын булдыру һәм бу өлкәдәге законнарның үтәлеше тикшерелде.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас