Бер ай элек әлеге компанияләрнең бизнес-планнары "Алга"ның Эксперт советы тарафыннан хупланды һәм агымдагы елның 11 маенда Башкортстан Хөкүмәте алар белән "Алга" территориясендә җитештерү эшчәнлеген алып бару турында килешүләр имзаланды.
«Биорон» җәмгыяте компаниясе еллык җитештерү куәте 900 тонна булган В2 витамины (рибофлавин) чыгару буенча заманча производство төзергә планлаштыра. Бизнес-план нигезендә проектны гамәлгә ашыру быел ук башланачак, 2024 елның 4 кварталына файдалануга тапшыру планлаштырылачак. Игълан ителгән инвестицияләр күләме 1,5 миллиард сум тәшкил итә. Җитештерү уникаль булып тора, чөнки Русиядә аналоглары юк.
Икенче резидент - «БашБалык» җәмгыяте балык үстерү һәм тирәнтен эшкәртү буенча 1,2 миллиард сумлык балык үрчетү комплексын төзүне планлаштыра. Проект куәтенә чыккач, әлеге предприятие Русия базарына экологик яктан чиста балык продукциясе китерүне тәэмин итәчәк. Әлеге проектларны уңышлы тормышка ашыру илнең икътисад иминлеген ныгытуга үз өлешен кертәчәк.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте