118 төрдәге продукция һәм хезмәт күрсәтү материалларын карау нәтиҗәләре буенча, быел 67 предприятие конкурста җиңүче исеменә лаек булды һәм үз продукциясен «Башкортстанның иң яхшы товарлары» логотибы белән маркировкалау хокукына ия. Төбәк этабын уңышлы үтүчеләрнең үзләре турында федераль дәрәҗәдә белдерү мөмкинлеге барлыкка килә. «Русиянең иң яхшы 100 товары» программасында Башкортстан даими рәвештә алдынгы позицияләрдә тора.
Премьер-министр Андрей Назаров конкурста җиңүчеләрне һәм оештыручыларны котлады һәм конкурста катнашкан предприятие коллективларына рәхмәт белдерде.
- «Башкортстанның иң яхшы товарлары» конкурсы, гадәттәгечә, сыйфат өлкәсендә казанышларны күрсәтү мәйданчыгы булып тора. Шунысы мөһим: ул үз эченә барлык мөһим эшчәнлек төрләрен диярлек ала. Бүген биредә 67 оешма вәкилләре җыелды. Конкурста 118 төр продукция һәм хезмәт күрсәтү җиңүче булды. Бу - бик яхшы нәтиҗә.
Исегезгә төшерәм, узган елда 60 предприятие һәм 100 төр продукция һәм хезмәт күрсәтү булган иде. Мәсәлән, конкурс финалистлары арасында Башкортстан сода компаниясе бар. Аның продукциясе, әйтик, «Альтернатива» компаниясенең пластмасса эшләнмәләре, Нефтекама автозаводы автобуслары, Чишмә көнбагыш мае кебек үк уңыш казана. Әмма конкурста катнашучылар һәм җиңүчеләр, әлбәттә, күбрәк, - диде Андрей Назаров һәм «Русиянең иң яхшы 100 товары» федераль конкурсында катнашучыларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.