+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
27 Мая 2022, 06:51

Санлаштыру - көн таләбе

Башкортстанның Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты «Санлаштыру һәм импортны алыштыру 2022. Яңа чынбарлык» форумында катнашты.

Санлаштыру - көн таләбеСанлаштыру - көн таләбе
Санлаштыру - көн таләбе
– Хәзерге җәмгыятьтә санлаштыру барлык мәгълүмати процессларны стандартларга китерә, аларны бердәм нигезгә кора. Русия Федерациясенең сатып алу системасы акрынлап санлы форматка күчә. Шуңа бәйле рәвештә Көндәшлек сәясәте буенча дәүләт комитеты тарафыннан кече сатып алуларны кәгазь формадан ачыклык яссылыгына чыгару буенча эш алып барыла. Теләге булган барлык эшкуарларның да дәүләт һәм муниципаль сатып алуларда катнашу мөмкинлеге булырга тиеш, - дип билгеләп үтте дәүләт комитеты рәисе Гөлшат Арсланова.

Конференция ахырында дәүләт комитеты хезмәткәрләре "түгәрәк өстәл" режимында эшкуарлар белән кече күләмле сәүдә агрегаторында сатып алулар, шулай ук импортны алыштыру буенча карарлар турында фикер алышты.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас