+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
27 Май 2022, 15:10

Уфада Беларусь товарлары сату үзәге төзелә

Андрей Назаров Беларусьның «АМКОДОР» холдингы вәкилләре белән сәүдә-сервис үзәге төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Уфада Беларусь товарлары сату үзәге төзеләУфада Беларусь товарлары сату үзәге төзелә
Уфада Беларусь товарлары сату үзәге төзелә

 Башкортстанда «АМКОДОР» Беларусь холдингы завод һәм сервис үзәге ачарга планлаштыра. 1,05 миллиард сумлык комплексны төзү 2023 елда тәмамланачак.

Чара бүләкләү белән башланып китте. Андрей Назаров Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Төбәк сәнәгать сәясәте һәм проект идарәсе департаменты директоры Виталий Хоценкога Башкортстанның дәүләт бүләген — Халыклар дуслыгы орденын тапшырды.

Шуны искәртик: 2021 елның декабрендә Радий Хәбиров Беларуська визиты вакытында «АМКОДОР» холдингы мәйданчыгында булды, анда ике республика арасында хезмәттәшлек итү турында килешүгә ирешелде.

Андрей Назаров бу юнәлештә хезмәттәшлекне киңәйтү бик мөһим, дип билгеләп үтте. Бу инвестицион проектларны гамәлгә ашыру да, техника белән тәэмин итү дә, башка күп кенә аспектлар да.

– Бүген без хезмәттәшлекнең конкрет мәсьәләләре, шул исәптән сәүдә-сервис үзәге төзелеше буенча да фикер алышачакбыз. Без конкрет мәйданчыкны сайладык һәм әлеге инвестицион проектка ярдәм итү чаралары, аны төзү параметрлары, тормышка ашыруның инфраструктура һәм кадрлар белән тәэмин итү үзенчәлекләре турында сөйләшергә тиеш, – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга Премьер-министр.

Оештыру чаралары турында тулырак итеп Премьер-министрның беренче урынбасары, республиканың икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов сөйләде. Ул эшләрне максималь рәвештә оператив башлау һәм республика йөкләмәләрен үтәү өчен «юл картасы» проектлары әзерләнүен ассызыклады.

фото : правительстворб.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас