+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 Май 2022, 11:26

Башкортстан продукциясен чит илләр дә ярата

Стәрлетамак районында урнашкан предприятие якын чит илләргә торбалар һәм шланглар озата.

Башкортстан продукциясен чит илләр дә яратаБашкортстан продукциясен чит илләр дә ярата
Башкортстан продукциясен чит илләр дә ярата
«БашПолимерПласт» предприятиесенең җитештерү цехында үз рецептурасы бар, анда бернинди калдык та калмый. Эшчеләрнең әлеге процесста катнашуы тиздән нүльгә якын булачак, биредә яңа автоматлаштырылган җиһаз урнаштыру төгәлләнәчәк. Предприятие экструзион линияне "Стәрлетамак районында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү" муниципаль программасы ярдәмендә алган.

- Быел без бөтен чималны тулысынча бирү һәм үлчәүне автоматлаштыруга күчерү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашырдык. Хәзер эшчеләрнең хезмәтен минимальләштерергә мөмкинлек бирүче җайланмалар куела, - диде предприятиенең җитәкчесе Роберт Абдуллин.

Оешма 12 ел элек барлыкка килгән. Әлеге вакытта, тонналарда үлчәгәндә, предприятиедә 3,5 мең тонна әзер продукция җитештерелә.

Предприятиедә продукция җитештерү ел саен 20-30 процентка арта. Ихтыяҗ бар. Стәрлетамак районыннан торбалар һәм шлангларны Русия төбәкләре генә түгел, Казахстанда һәм Белоруссиядә дә сатып алалар. Якын киләчәктә җитештерүне арттырырга да планлаштырыла.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас