+20 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Икътисад
30 Май 2022, 11:15
«Башкортстанның иң яхшы товарлары» конкурсы җиңүчеләре билгеләнде
«Башкортстан продукты» проекты дипломантлары товарлары «Башкортстанның иң яхшы товарлары» республика конкурсы - «Русиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенрусия конкурсының төбәк этабы лауреатлары булдылар.
«Башкортстанның иң яхшы товарлары» конкурсы җиңүчеләре билгеләнде
- Проект дипломантлары чыгарыла торган продукциянең сыйфатын һәм һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсен чираттагы тапкыр
раслады, - дип ассызыклады сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.
Быел конкурста республиканың 80 предприятиесеннән 135 төр продукция һәм хезмәт күрсәтелде.
Конкурста җиңүчеләр «Башкортстанның иң яхшы товарлары» логотибын реклама максатларында куллану хокукын ала.
Ел саен үткәрелә торган «Башкортстанның иң яхшы товарлары» конкурсы - ул төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә үз товарлары һәм хезмәтләре турында белдерү мөмкинлеге. Барлык товарлар да катгый сайлап алу уза, лаеклы продукция "Башкортстанның иң яхшы товары" дип аталу һәм республиканы федераль дәрәҗәдә тәкъдим итү хокукын ала.
Конкурсның нәтиҗәләре түбәндәге сылтама аша узып, таныша аласыз:
https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=56151
Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Автор:
Ример Насретдинов
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"