+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 Май 2022, 12:20

"Бу предприятие - республикабыз горурлыгы"

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров эш сәфәре белән Башкортстанга килде.

"Бу предприятие - республикабыз горурлыгы""Бу предприятие - республикабыз горурлыгы"
"Бу предприятие - республикабыз горурлыгы"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән ул “БУРИНТЕХ" фәнни-җитештерү предприятиесе эшчәнлеге белән танышты. Ул – бораулау һәм скважиналарны капиталь ремонтлау өчен югары технологияле җиһаз һәм реагентлар җитештерүче Русиянең иң эре компанияләренең берсе. Югары сыйфатлы продукция ассортиментыннан тыш, “БУРИНТЕХ“ комплекслы инженер-технологик тәэминаты һәм сервис хезмәтләренең тулы циклын күрсәтә.

Тулы вәкаләтле вәкил һәм республика Башлыгы предприятиенең җитештерү цехларында булдылар. “БУРИНТЕХ” җәмгыяте генеральный директоры Гыйният Ишбаев кунакларга предприятие эшчәнлеге турында сөйләде.

Игорь Комаров Көнбатыш илләренең санкцияләре компания эшчәнлегенә йогынты ясавы-ясамавы һәм җитештерелә торган продукция күләмен арттыру фаразлары нинди булуы белән кызыксынды.

Гыйният Ишбаев сүзләренә караганда, компания эшләнмәләр чыгаруны якынча 1,5 миллиард сумга арттырырга планлаштыра.

- Мин технологияләр һәм җитештерүне оештыру белән сокландым. Биредә кирәкле һәм перспективалы продукция җитештерәләр һәм импортны алыштыруга зур игътибар бирелә. Бу илебез нефть-газ сәнәгатен үстерү өчен бик мөһим. Без предприятиене финанслауга кагылышлы кайбер мәсьәләләр буенча фикер алыштык. Гамәлдәге федераль программалар һәм ташламалар инвестицияләр һәм әйләнештәге акчаларны җитештерү программасын тулысынча үтәү өчен юнәлтергә мөмкинлек бирер дип уйлыйм, – дип билгеләп үтте Игорь Комаров.

Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, импортны алыштыру технологияләре Көнбатыш илләренең Русиягә санкция басымы шартларында аеруча актуаль.

- Бу предприятие - республикабыз горурлыгы. Бүген аның җитәкчесе Гыйният Ишбаев безнең импортны алыштыруның ничек гамәлгә ашырылуын күрсәтте. «БУРИНТЕХ» эшләнмәләренең күп кенә детальләре, инструментларының Русиядә тиңе юк. Элегрәк аларны чит илдән сатып алганнар иде. Хәзер тормыш шундый продукция җитештерергә мәҗбүр итә. Предприятиедә аны эшләү буенча инвестпроектлар гамәлгә ашырыла, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Биредә эшчән җитәкче һәм бик көчле коллектив, югары хезмәт хакы һәм яхшы перспективалар бар.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас