

"Башкортстанда импортны алыштыру производстволары булдыру белән һәрвакыт шөгыльләнгәннәр. Санкцияләр керткәннән соң, безнең предприятиеләргә үз производстволарын үзгәртеп кору җиңелрәк булды; күбесе логистиканы үзгәртеп корды инде.
Шушы көннәрдә без «Башнефть» идарәсе астында булган «РН-Кат» предприятиесендә гидрокрекинг катализаторының сәнәгать производствосын эшләтеп җибәрдек. Уникаль эшләнмә Евро-5 мотор ягулыгын чыгаруны арттырырга һәм чит ил продукциясенә бәйлелекне киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Җиһаз җитештерү өлкәсендә тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү өчен без Русиядә беренче профильле кластер булдырдык. Җиңел сәнәгатьткә ярдәм итү дә өстенлекле. Туку һәм тегү производствосы өчен чимал һәм материаллар сатып алу чыгымнарын компенсацияләүгә 150 миллион сум бүләчәкбез.
Кластерлар - сәнәгать үсеше локомотивы. Аларның алга китеше импортка бәйлелекне сизелерлек киметәчәк. Чит ил аналогларын тизләтелгән алыштыру өчен бездә инновацияләргә ярдәм итү, технологияләр трансферы һәм интеллектуаль милекне яклау программасы старт ала. Шулай ук кластерларны үстерү, җитештерүне модернизацияләү һәм киңәйтү өчен субсидияләр бүлү күздә тотыла.
Хәзер Русия өчен мөмкинлекләр вакыты җитте — һәм без аны максималь дәрәҗәдә нәтиҗәле кулланырга тиеш", - дип яза Андрей Назаров "Телеграмм"да.
Фото: рravitelstvorb.ru