+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 Май 2022, 11:17

Яңа интернет-портал яңа мөмкинлекләр ача

Төзелеш турында федераль интернет-порталы (www.stroi.gov.ru) хәзер барлык гражданнарга да файдалану өчен ачык, бу аларга төзелеш комплексы эше турында тулысынча мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.

Яңа интернет-портал яңа мөмкинлекләр ачаЯңа интернет-портал яңа мөмкинлекләр ача
Яңа интернет-портал яңа мөмкинлекләр ача
Элегрәк мондый мөмкинлек федераль һәм төбәк чиновникларда һәм профильле белгечләрдә генә булган иде.

- Төзелеш өлкәсендә актуаль дөрес мәгълүматны күзәтү өчен уңайлы ресурс - хакимият органнары һәм бизнес өлкәсе вәкилләре арасында оператив хезмәттәшлек өчен дә яхшы мәйданчык, - дип шәрехләде төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Егор Родин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: www.stroi.gov.ru сайты үз эченә берничә бүлекне ала. «Инфраструктур меню» бүлегендә төбәкләргә ташламалы финанслау бирү, шул исәптән инфраструктур бюджет кредитлары, инфраструктура облигацияләре, төзелешне финанслау буенча карарлар басылачак. Капиталь төзелеш проектларын этаплап гамәлгә ашыру турындагы мәгълүмат белән «Инвестицион төзелеш циклын кыскарту» бүлегендә танышырга мөмкин, анда килешүләр саны буенча, документлар һәм гамәлгә ашыру вакыты һәм дәвамлылыгы турында белешмәләр тупланган.

Тармакка кураторлык итүче Русия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, әлеге мәгълүмати мәйданчык - гомумдәүләт проектлары максатларына ирешүне мониторинглау һәм төзелеш комплексы стратегиясен тормышка ашыру өчен нәтиҗәле корал.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас