+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
31 Мая 2022, 05:05

Эксперт советы утырышы үтте

Республика белән идарә итү үзәгендә Русия Дәүләт думасы каршындагы Сәнәгать инфраструктурасын үстерү буенча эксперт советының “Төбәк кластер сәясәтен гамәлгә ашырганда импортны алмаштыру механизмнарының нәтиҗәлелеген арттыру” темасына күчмә утырышы узды.

Эксперт советы утырышы үттеЭксперт советы утырышы үтте
Эксперт советы утырышы үтте

Утырышның модераторы Русия Дәүләт думасы депутаты, Сәнәгать инфраструктурасын (индустриаль парклар, технопарклар һәм кластерлар) үстерү буенча эксперт советы рәисе Александр Козловский булды.
Ул билгеләвенчә, утырыш “Яңа икътисади шартларда предприятиеләр кооперациясе” халыкара фәнни-гамәли конгрессы кысаларында уза. Һәм конгресс программасы буенча иң нәтиҗәле карарлар Петербург халыкара икътисади форумында тикшерелү өчен чыгарылачак.
Александр Козловский белдерүенчә, конгрессны үткәрү өчен Башкортстан мәйданчыгы очраклы гына сайланмаган.
– Безнең тәҗрибә, бигрәк тә Башкортстан тәҗрибәсе, белән уртаклашу мөмкинлеге бар. Анда республика Башлыгы Радий Хәбиров Сәнәгатьне үстерү фонды базасында махсуслаштырылган оешмалар эшен оптимальләштерү буенча сынау проектын гамәлгә ашыра. Биредә бу ысулларны нәтиҗәлерәк эшләтү итү өчен тәкъдимнәр яңгыраячак. Хәзер безгә иң беренче чиратта тиешле продукцияне җитештерү өчен бизнеска ярдәм итүгә игътибар бирергә кирәк, – диде Александр Козловский.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үз чыгышында республикада кластер алымының берничә ел гамәлгә ашырылуын ассызыклады.
– 2014-15 елларда нефть химиясе территориаль кластерын формалаштыру буенча чаралар күрелде. Аңа 83 оешма керә. Аның кысаларында аз тоннажлы нефть химиясен һәм радиоэлектроника прототиплаштыру үзәкләре булдырылды. Сәнәгать кластерлары инструменты шактый динамик үсеш ала. Әлеге вакытта Русиядә 39 төбәктә 47 сәнәгать кластеры бар. Алар 920 предприятиене берләштерә. Башкортстанда мебель кластеры уңышлы эшләп килә. Тагын 8 кластер формалаша, аларда без кризиска һәм санкциягә каршы көн тәртибен гамәлгә ашыруның мөһим элементларының берсен күрәбез, — диде Премьер-министр.
Андрей Назаров, шулай ук, Экспертлар советының алдагы утырышларында кластер проектларына ярдәм итү механизмнары турында фикер алышынуын искә төшерде.
– Әлеге ярдәм чаралары төбәк дәрәҗәсендә ихтыяҗ белән файдаланыла. Өстәвенә, бездә бу юнәлеш күптән эшли. Мәсәлән, сәнәгать кластерларын формалаштыру һәм үстерүгә чыгымнарны субсидияләү каралган, — диде Андрей Назаров.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас