+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 июнь 2022, 14:15

Башкортстан заводы югары төгәллекле станок чыгара башлады

«СТАН» җәмгыяте "Ростех" дәүләт корпорациясенең «Механика» акционерлар җәмгыяте ярдәме белән югары төгәллекле, биш координатлы "2000-VHT" эшкәртү үзәгенең яңа модификациясен җитештерә башлады. Ул заманча гражданлык авиациясе двигательләренең катлаулы формасындагы модельләр һәм детальләр, шул исәптән "ПД-14" сериясе двигательләре өчен дә тәгаенләнгән. Яңа фрезер-токарь эшкәртү үзәге Стәрлетамак шәһәрендәге «Станкостроение» НПОсында җитештерелә.

Башкортстан заводы югары төгәллекле станок чыгара башладыБашкортстан заводы югары төгәллекле станок чыгара башлады
Башкортстан заводы югары төгәллекле станок чыгара башлады

- Безнең станок төзүчеләр чыгара торган гражданлык авиациясе двигательләрен җитештерү өчен яңа, югары төгәллекле эшкәртү үзәгенең Русия һәм Европа җитештерүчеләре арасында үзенең техник характеристикалары һәм технологик мөмкинлекләре буенча тиңнәре юк. Станок сәнәгатьнең төрле тармакларында, аерым алганда, авиатөзелеш, автомобиль, инструменталь һәм башка тармакларда вак серияле һәм серияле производстволарда кулланылырга мөмкин, - дип сөйләде Башкортстанның сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Югары төгәллекле җиһазларны җитештерүдә куллану универсаль станокларның дүрт төрен алмаштыра һәм анда сигездән артык операция башкаруны тәэмин итә, бу исә җитештерү яисә детальләрне эшкәртү вакытын киметә. Палетаны автомат рәвештә алыштыруның билгеләнгән функциясе операцияләр арасында станокны күчерү вакытын 10 тапкыр киметә, бу җитештерүнең үзкыйммәтенә һәм детальне эшләү срокларына уңай йогынты ясый.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас