+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 июнь 2022, 10:49

Казылык бизнес-проектын кем гамәлгә ашырыр?

Башкортстанның Үсеш корпорациясендә инвесторларга казылык әйберләре җитештерү буенча кече предприятие төзүнең яңа бизнес-проектын тәкъдим иттеләр.

Казылык бизнес-проектын кем гамәлгә ашырыр?Казылык бизнес-проектын кем гамәлгә ашырыр?
Казылык бизнес-проектын кем гамәлгә ашырыр?

Проектны Аскын авылында тормышка ашырырга тәкъдим ителә, анда казылык цехының консервацияләнгән объекты урнашкан. Исәпләүләр буенча, проект бюджеты, 28 яңа эш урыны булдырып, 21,3 миллион сум тәшкил итәчәк.

- Безнең бизнес-тәкъдимнәр һәрвакыт республикада бизнес үсеше өчен иң популяр юнәлешләрне җентекләп анализлауга нигезләнә. Аскын районының үсеш нокталарын өйрәнү инвесторларның кайбер перспективалы производстволарын, шул исәптән ит эшкәртү продуктларын локальләштерү мөмкинлеге булуын күрсәтте. Үз чиратында, Үсеш корпорациясе ягыннан инвесторга барлык сораулар буенча кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, - дип билгеләде Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: элегрәк тәкъдим ителгән инвестицион мәйданчыкта газландырылган су, тушенка, пилмән, сало, ит, төрле казылыклар җитештерелде инде. Бүген цехның эшен яңарту, алга таба бөтен төбәк буенча сату максатында сыйфатлы ит продукциясе җитештерүче урындагы предприятиеләр санын арттыру зарурлыгына бәйле.

Бу һәм башка бизнес-тәкъдимнәр Үсеш корпорациясе сайтында «Бизнес-кейс» бүлегендә урнаштырылган. Бүлеккә сылтама:https://kr-rb.ru/investoru/keisy/

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас