- "Росреестр"да дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә урындагы үзидарә органнары һәм республика башкарма хакимияте органнары белән ведомствоара электрон бәйләнешне оештыру - эштә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Бу хезмәтләр күрсәтү срокларын үтәү һәм кыскарту өчен бердәнбер мөмкин ысул һәм төбәкнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруның һәм исәпкә алу-теркәү өлкәсендә бизнес алып бару процедураларын гадиләштерүнең мөһим инструменты булып тора, - дип билгеләп үтте Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Мартынова.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: 2023 елның 1 гыйнварыннан барлык хакимият һәм урындагы үзидарә органнары дәүләт кадастр исәбенә һәм (яки) күчемсез мөлкәткә хокукларны теркәүгә гаризаларны электрон рәвештә генә җибәрергә тиеш булачак.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте