Башкортстан Республикасы Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетының яшьләр эшкуарлыгын үстерү буенча эшче төркеме җитәкчесе Эльвир Нәфыйков очрашуда катнашучыларга "Яшьлек. Бизнес" форумы кысаларында «Росмолодежь. Бизнес» программасын тәкъдим итте. «Минем бизнес» үзәгенең Стәрлетамак филиалы җитәкчесе Татьяна Полушкина 25 яшькә кадәрге яшь эшкуарлар өчен грант алу механизмын аңлатты.
– Безнең ил Хөкүмәтенең яңа чарасы яшьләргә үз эшләрен ачуга беренче реаль адымнар ясау мөмкинлеген ача. Ярдәмне 25 яшькә кадәр булган кешеләр ала ала. Яшь эшкуарлар белән очрашуларда без шушы мөмкинлек турында сөйлибез. Моннан тыш, Бөтенрусия яшьләр эшкуарлыгын үстерү программасы кысаларында безнең ведомствоның профильле эш төркеме "Яшьлек. Бизнес" программасын әзерләде, ул Башкортстанның яшь эшкуарлары өчен чаралар комплексына кертелде, - дип сөйләде Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Яна Гайдук.
Федераль грант алу мөмкинлеге яшь эшкуарларда аеруча зур кызыксыну уятты.
Консультация алу өчен +7 (347) 224-99-99 телефоны буенча «Минем Бизнес» үзәгенең кайнар линиясенә мөрәҗәгать итәргә була.
Фото: pravitelstvorb.ru