+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
2 июнь 2022, 13:56

Башкортстан белән Беларусь арасында яңа килешүгә кул куелды

Сибайда шәһәрендә «Урал аръягы - 2022» IV Бөтенрусия инвестиция сабантуенда «Башкортстан Республикасы туризмны үстерү үзәге» оешмасы һәм «МАЗ» җәмгыяте - «БЕЛАВТОМАЗ» холдингының идарә компаниясе арасында килешүгә кул куелды.

Башкортстан белән Беларусь арасында яңа килешүгә кул куелдыБашкортстан белән Беларусь арасында яңа килешүгә кул куелды
Башкортстан белән Беларусь арасында яңа килешүгә кул куелды
Килешү балаларның ялын оештыру өлкәсендә Беларусь һәм Башкортстан респбликалары арасындагы хезмәттәшлеккә юнәтелгән.

- Соңгы вакытта Башкортстан белән Беларусь республикалары арасында эшлекле мөнәсәбәтләр актив үсә, бу төбәк туризмы өчен уңай тенденция булып тора. Быел Башкортстанның туризм тармагы вәкилләре Белоруссиягә танышу сәфәре белән килде. Безнең туроператорлар кунакчыл күршеләрнең туризм потенциалын һәм эчке туризмны югары бәяләде. Бездә дә, үз чиратыбызда, кунакларга күрсәтерлек нәрсәләр бар, - дип билгеләп үтте «Башкортстан Республикасы туризмны үстерү үзәге» коммерция карамагында булмаган автоном оешмасы директоры Руслан Юнысов.

Килешү предметы булып 2023 елда Беларусь Республикасы һәм Башкортстан Республикасы территорияләрендә 14 яшьтән 16 яшькә кадәр балаларның ялын оештыру һәм тәэмин итү тора. Документ агымдагы елның 1 ноябренә кадәр билгеле бер ял итү урыннарын, ял итүчеләрнең даталарын, составын һәм мәдәни һәм экскурсия чаралары белән җентекле программа раслауны күздә тота. Килешү Башкортстанның туризм индустриясен үстерүгә һәм Беларусь Республикасы белән халыкара элемтәләрне ныгытуга ярдәм итүгә юнәлтелгән.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас