+19 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
2 Июня 2022, 15:00

Эшлеклеләр Сибайда мәйдан тота

2-4 июньдә “Урал аръягы-2022” инвестиция сабантуе үтә.

Эшлеклеләр Сибайда мәйдан тотаЭшлеклеләр Сибайда мәйдан тота
Эшлеклеләр Сибайда мәйдан тота

Урал аръягы Башкортстан территориясенең өчтән бер өлешен били. Биредә республика халкының 9 проценты яши. Шул ук вакытта бу төбәкнең республика икътисадына керткән өлеше алты проценттан артмый. Биредәге барлык муниципаль берәмлекләрнең бюджетлары югары дотацияле. Бу төбәк Сибай шәһәр округы, Әбҗәлил, Баймак, Бөрҗән, Зианчура, Зилаер, Учалы, Хәйбулла муниципаль районнарын берләштерә.

“2011-15 елларга Урал аръягын икътисади үстерүнең уртача вакытлы комплекслы программасы” 2010 елда кабул ителгән иде. Анда конкрет максатлар билгеләнде. Бу программа, ни аяныч, Башкортстанның Урал аръягын кискен социаль-икътисади үсешкә чыгара алмады. Моның объектив сәбәпләре бар, әлбәттә. Кем әйтмешли, гамәлдәге эшләрнең кәгазьдәге планнар белән тәңгәллегенә ирешелмәде. Шул ук вакытта, соңгы берничә елда төбәк үсешенә игътибар артты. Мәсәлән, ике ел эчендә биредә дистәләрчә проект гамәлгә ашырылды. Урал аръягында коры төзелеш катнашмалары чыгару заводы ачылу, әйтик, сәнәгать җитештерүе өчен куәтле үсеш ноктасы санала.
Хәзерге вакытта Урал аръягын социаль-икътисади үстерү буенча яңа Стратегия эшләнә. Бу программалы документта, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров сүзләренә караганда, тер­риторияләрне үстерүнең төп элементлары исәпкә алынган – социаль-иҗтимагый үзгәрешләр һәм юл инфраструктурасын үстерүдән алып, энергия белән тәэмин итүгә кадәр. Программаны Русия Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү институты (НИФИ) координацияли.
Урал аръягындагы үзенчәлекле агло­мерациядә, уртача вакытлы комплекслы программага нигезләнеп, атап әйткәндә, икътисади үсешне, инвестиция һәм малтабарлык эшчәнлеген активлаштыру, гамәлдәге производстволарны модерниза­цияләү һәм яңаларын булдыру, муниципаль берәмлекләрнең керем базасын ныгыту һәм Урал аръягы халкының тормыш сыйфатын яхшырту өчен уңайлы шартлар тудыру күздә тотыла. Документ Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча республиканың башкарма власть органнары, муниципаль берәмлекләр, алда билгеләнгән үсеш институтлары, предприятиеләр белән берлек­тә, шулай ук эксперт җәмәгатьчелеген җәлеп итеп эшләнә.
2-4 июньдә Сибайда дүртенче ел рәттән үткәреләчәк Бөтенрусия ”Урал аръягы-2022“ инвестиция сабантуе – Урал аръягын социаль-икътисади үстерү юнәлешендәге мөһим чараларның берсе. Мәскәүдә инвес­тиция сабантуеның программа комите­тының утырышы узды. Утырышны ачып, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, санкцияләргә бәйле рәвештә халыкара партнерларның катнашуы катлаулана, шулай да Казахстан, Беларусь һәм Төркия вәкилләре үзләренең ризалыкларын расладылар инде, дип билгеләп үтте.
Узган өч елда әлеге форум кысаларында 57 килешү төзелгән, шуларның 33е – 6 мең яңа эш урынына исәпләнгән инвестиция проектлары. Аларның гомум суммасы 113 миллиард сумга якын. Гомумән алганда, Бөтенрусия күләмен­дәге чара барлык катнашучылар өчен дә үзенең гамәли файдасын раслады. Форумда кабул ителә торган карарлар арытаба федераль ведомстволарда гамәлгә ашырыла, чөнки “Урал аръягы” – кризиска карамастан, үсешкә ирешү буенча иң яхшы тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы, – диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры.
Булачак форумның концепциясе һәм бу мөһим чараның төп үзенчәлекләре турында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры­ның беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов сөйләде.
– Быел 1500 катнашучы килер дип көтелә, алар – чит ил делегацияләре, федераль һәм төбәк власть органнары, үсеш институтлары вәкилләре, инвесторлар, экспертлар һәм иҗтимагый оешмалар. Чараның төп максаты – Русия төбәкләре икътисады үсеше өчен санкцияләргә каршы чараларны формалаштыру, тәҗрибә уртаклаша торган дискуссия мәйданчыгын булдыру. Эшлекле программа кысаларында бизнес-шерифларның төбәкара форумы булачак, төрле сессияләр узачак. Шулай ук инвестиция проектларына һәм төбәк предприятиеләренә багышланган “Made in Bashkortostan” күргәзмәсен дә оештырабыз, – диде Рөстәм Моратов.
Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева билгеләп үтүенчә, гомумән, быел 15 илдән вәкилләр катнашыр дип көтелә.
– Барлык делегацияләр дә быел чарага әзер яисә эшләнгән инвестпроектлар белән килә, алар инвестиция форумы кысаларында имзаланачак, – дип хәбәр итте Маргарита Болычева.
Андрей Назаров ассызыклавынча, быел муниципаль дәрәҗәдә инвести­цияләр белән эшләү алымнары камил­ләштереләчәк һәм бизнес-шерифларның беренче төбәкара форумына старт бирелде.
Русия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы – “Урал аръягы”ның традицион партнеры. Быел форум программасында аның Финанс-сәнәгать һәм инвестиция сәясәте буенча советының “Төбәкләр финанс системаларын һәм бизнесны финанслау инструментларын үстерү” темасына утырышы каралган. “Урал аръягы-2022” форумының пленар утырышында Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин катнашыр дип көтелә, дип хәбәр итте палата идарәсе әгъзасы, Финанс-сәнәгать һәм инвестиция сәясәте советы рәисе Владимир Гамза.
– Без бу катлаулы шартларда бизнесны финанс, кредит, инвестиция белән тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләр буенча 15-18 эксперт булыр дип планлаштырабыз. Гаилә бизнесы буенча сорауларга да җавап бирергә тырышачакбыз. Инвестсабантуйга әзерлек буенча барлык мәсьәләләрне без Башкортстан Сәүдә-сәнәгать палатасы белән бергә хәл итәбез, – диде Владимир Гамза.
Форумның беренче көне программасына чит ил партнерлары белән ике чара кертелгән. Аларның беренчесе турында Беларусь Республикасыннан видеоконференция режимында “МАЗ” җәмгыятенең генеральный директоры урынбасары Евгений Захаров сөйләде.
Икенче чара Башкортстан Республика­сы­ның һәм Казахстан Республикасының Эшче төркеме утырышы форматында узачак.
Казахстан Республикасының Русия­дәге Илчелегенең икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе Ерлан Шамишев билгеләп үтүенчә, Башкортстан белән Казахстан географик, мәдәни-тарихи яктан якыннар һәм үзара мөнәсәбәтләр “бик мөһим элемент” буларак карала. Русия белән Казахстанның үзара товар әйләнеше һәм эшлекле активлыгының 70 проценты ике илнең чик буе төбәкләре арасындагы багланышлары хисабына формалаша.
Шамишев сүзләренә караганда, икеяклы сәүдә-икътисади эшчәнлек динамикасы былтыр – “бик яхшы”, ә товар әйләнеше, 2020 елгы дәрәҗәсеннән 30 процентка артып, рекордлы күрсәткечкә җитте. Казахстан белән Башкортстан арасында товар әйләнеше 417 миллион доллар тәшкил итте, шуның зур өлешен Башкортстаннан Казахстанга экспорт тәшкил итә.
“Башкортстанны инвестицияләр җәлеп итүчәнлекне арттыруның үрнәге дип санарга мөмкин”, – дип белдерде НИФИ тармак икътисады үзәге эксперты Максим Иванов.
– Без башка төбәкләрдә, башка илләрдә булганда һәрвакыт сезнең республиканы мисал итеп китерәбез. Инвестициия форумында без ике мәсьәләне күтәрәбез. Беренчесе – Урал аръягы концепциясе. Икенче мәсьәлә – Евразия икътисади үзәге, комплекслы инвестиция проекты. Башкортстанны без Евразия товар үткәргеч чел­тәренең төп элементы итеп күрәбез. Ул Урта Азия, Себер, Ерак Көнчыгышны Русиянең Европа өлеше белән тоташтыручы звено булып тора, – дип сөйләде эксперт.
“Урал аръягы-2022” форумы барышында Баш­корт­станның туристлык потенциалын үстерү проблемалары аерым сессия кысаларында тикшереләчәк.
Форумның икенче көнендә фикер алышу өчен тагын бер тема – “Дәүләт ярдәме механизмнары кысаларында яңа тармакларны кластерлаштыру юлы белән Башкорт­с­танның сәнәгать потенциалын формалаштыру” тикшереләчәк.
Русия Сәнәгать һәм сәүдә министр­лыгының радиоэлектрон сәнәгать пред­приятиеләре белән корпоратив идарә итү бүлеге башлыгы Виктор Изирушев, әлеге тематик сессияне анонслап, Башкортстанда тупланган сәнәгать потенциалына югары бәя бирде.
– Стратегик эшләнмәләр үзәге пилотсыз авиация кластерын һәм радиоэлектроника технопаркын формалаштыру концепциясен эшли. Өстәмә рәвештә станоклар төзү кластерын формалаштыру башлангычы тәкъдим ителде, үсеш нокталары бар. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәзер радиоэлектроника технопаркын төзү өчен ярдәм чараларын эшли, – диде ул.
Форумның мәдәни программасында Баймак сабантуе, “Байык” халык биюе конкурсы, “Ирәндек моңнары” конкурсының финалы һәм башка күңел ачу чаралары булачак.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.

 

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас