

Сессия финанс тармагы экспертларының бизнес белән үзара мөнәсәбәтләре буенча консолидацияләнгән позициясен эшләүгә һәм финанс базарын һәм тулаем икътисадны тотрыклыландыру буенча тәкъдимнәр әзерләүгә юнәлтелгән иде. Шул исәптән акча-кредит сәясәтен, тышкы икътисади эшчәнлекне, фонд базарын җайга салу буенча кризиска каршы чаралар, кредит оешмаларына, инвестиция эшчәнлегенә карата таләпләр буенча ашыгыч чаралар турында фикер алышынды. Дискуссиянең модераторы Русия Сәүдә-сәнәгать палатасының финанс-сәнәгать һәм инвестиция сәясәте буенча советы рәисе Владимир Гамза булды.
- Безнең сессия «Бизнесны финанслау инструментларын һәм төбәк финанс системаларын үстерү» дигән исемне очраклы гына йөртми. Бу җәһәттән төбәк финанс институтлары бүген кризиска каршы карарлар кабул итүдә мобильрәк булып чыга, һәм бу бөтен илгә таралырга мөмкин, - дип билгеләп үтте Владимир Гамза.
Русия Сәүдә-сәнәгать палатасының төбәк банкингыны көчәйтелгән үстерү позициясен яклавы турында сессиядә катнашучыларга Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Дмитрий Курочкин белдерде.
Русия Федерациясенә каршы санкцияләр аркасында чикләнүләр шартларында Башкортстанда бизнеска финанс ярдәме чаралары турында Башкортстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Тимур Хәкимов сөйләде.
- Төбәктә бизнеска ярдәм итү чараларының санкцияләргә каршы пакеты расланган, ул 55 миллиард сум дип бәяләнә. Сәүдә-сәнәгать палатасы актив катнашкан беренче ике пакет предприятиеләргә җитди чикләүләргә карамастан актив үсәргә мөмкинлек бирде. Палата, иң эре бизнес-берләшмәсе буларак, һәр предприятие белән индивидуаль рәвештә эшләвен дәвам итә. Барлык исәп-хисап һәм акча күчерү вариантларын тәкъдим итәбез, төрле ведомстволар белән килешәбез, - диде Тимур Хәкимов.
Ул шулай ук Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә «Инвестиция сәгать»ләре Русия төбәкләре арасында иң уңышлы тәҗрибә буларак билгеләп үтте.
- Бизнес өчен кризиска каршы финанс чараларыннан файдалану мөмкинлеге – төбәк бизнесының төп өстенлеге, - дип ассызыклады Русия банкының Башкортстан буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Кашапов.
Русия Финанс министрлыгы Фәнни-тикшеренү финанс институтының тармак икътисады үзәге җитәкчесе Инна Рыкова төбәк корпорацияләре тарафыннан облигация займнарны үстерүгә эшкуарлар өчен арзан финанс чыганагы буларак игътибар итәргә киңәш итте.
Гомумән алганда, сессиядә катнашучылар кече һәм урта бизнес өчен банк кредитларының яңа стандартларын тиз арада эшләргә кирәк дигән фикергә килде. Бу, мөгаен, хәзерге шартларда, кредит секторының бизнеска булган ышанычы финанс регламентларының кырыс таләпләре үтәлгәндә, эшкуарлыкка ярдәм итүнең иң төп чарасы булыр.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте