Чараны оештыручылар - Башкортстан Хөкүмәте һәм Стратегик башлангычлар агентлыгы.
Инвестиция сабантуенда Русия, ерак һәм якын чит илләрдән, шул исәптән Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан, Төркия һәм башка илләрдән мең ярымга якын кунак катнашачак. Чарага федераль һәм төбәк хакимият органнары, Русия һәм чит ил бизнесы вәкилләре, инвесторлар, экспертлар, танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырылган.
Профильле секцияләр һәм пленар утырыш барышында катнашучылар инвестицион эшчәнлек һәм инвестицияләр җәлеп итү тәҗрибәсе белән уртаклашачак, шулай ук Русия төбәкләрендә уңайлы бизнес-мохит формалаштыру ысуллары турында фикер алышачак.
Экология, туризм һәм транспорт инфраструктурасы үсеше, уңайлы шәһәр мохите булдыру мәсьәләләренә дә аерым игътибар биреләчәк. Моннан тыш, Сабантуй вакытында Башкортстанның инвестицион потенциалы күргәзмәсе дә эшләячәк.
Форум эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Премьер-министр Андрей Назаров катнашачак. Беларусь Республикасын инвестицион сабантуйда сәнәгать министры урынбасары Дмитрий Харитончик тәкъдим итәчәк. Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан видеоконференцэлемтә режимында «Үзгәреп торучы дөнья шартларында Русия - Төркия эшлекле багланышлары: Евразия йөрәгеннән караш» секциясендә катнашачак.
Форумның төп темасы «AntiSanction REGIONS: яңа икътисади чынбарлык» пленар утырышында ачылачак.
Инвестицион сабантуйның беренче көнендә беренче төбәкара бизнес-шерифлар форумын ачу тантанасы булачак. Әлеге чара кысаларында Белгород, Липецк өлкәләреннән, Ставрополь краеннан һәм башка төбәкләрдән килгән коллегалар бизнес-шерифлар институтын нәтиҗәле гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
Шулай ук Global Management Challenge Кубогының төбәк этабы финалы да узачак, анда 2022 елда бизнес-шерифлар һәм хакимият органнары вәкилләре генә түгел, предприятие, муниципаль берәмлекләр командалары, эшлекле берләшмәләр дә катнаша.
Форум программасында Русия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасының финанс-сәнәгать һәм инвестиция сәясәте буенча советының «Төбәк финанс системаларын һәм бизнесны финанслау инструментларын үстерү» темасына утырышы каралган.
Форумның икенче көнендә Урал аръягының социаль-икътисади үсеш программасын тәкъдир итү булачак, аны эшләүдә Русия Федерациясе Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү финанс институты катнашты. Бу көнне республика инвестицион комитетының "Инвестиция сәгате" форматындагы күчмә утырышы узачак.
Аерым чаралар чит ил партнерлары — Беларусь, Казахстан һәм Төркия белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә багышланачак.
Бөтенрусия инвестиция сабантуенда Башкортстан 20дән артык килешү имзаларга планлаштыра.
Форум 4 июньдә Баймак районында Сабантуй белән тәмамланачак, анда кунаклар халык бәйрәмендә катнашачак һәм Башкортстанның мәдәнияте һәм этносы дөньясына чуму мөмкинлеге алачак.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте