+23 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Икътисад
2 Июня 2022, 15:54

Сибайлылар яңа юлга сөенә!

Бүген, 2 июньдә, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров Әскар - Әлмөхәммәт - Сибай автомобиль юлын ачуда катнашты.

Сибайлылар яңа юлга сөенә!Сибайлылар яңа юлга сөенә!
Сибайлылар яңа юлга сөенә!
Республика Премьер-министры йөкләмәсе буенча эшләр 2020 елда башланган һәм агымдагы елның маенда тәмамланган. Әлеге юл Сибай һәм Әскар, шулай ук Әлмөхәммәт һәм Хәлил авылларын тоташтыручы асфальт-бетон юлны да үз эченә ала. Аның озынлыгы 18 чакрым тәшкил итә.

Андрей Назаров урындагы халыкның әлеге юл участогына карата озак еллар дәвамында шикаятьләр белдерүен искә төшерде.

- Элек Сибайдан Әскаргә килү өчен күрше Чиләбе өлкәсенә барырга кирәк иде. Бу күп еллар дәвам итте һәм мин, Урал аръягында яшәүче буларак, Урал аръягына карата гаделлекне тергезергә карар иттем. Бу юл участогы бик зур булмаса да, безнең өчен бик мөһим. Бу җиңел булмаган карар иде. Әмма без, акча эзләп, проектлауга керештек, асфальт җәюне күздә тоттык. 2020 елның июлендә ремонт эшләре башланды. Алар этаплап, 3 ел дәвамында барды. Бу максатларга республика бюджетыннан 250 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде, – диде Премьер-министр.

Андрей Назаров, катлаулы климат шартларына карамастан, үз эшләрен сыйфатлы башкарган төзүчеләргә рәхмәт белдерде.

- Нәтиҗәдә без 18 чакрым заманча һәм уңайлы юл алдык. Аның буенча балаларны көн саен мәктәпкә алып баралар. Кемдер көн саен эшкә яки республикабыз башкаласына бара. Һәм монда шунысы мөһим: бу юл аркасында Уфа 30 чакрымга якыная. Юл хәрәкәте иминлеге дә шактый артты, - дип билгеләп үтте Премьер-министр.

Яңартылган юл буенча беренче йөрү хокукы Андрей Назаровка бирелде, ул автомобиль руле артында башкарылган эшләрнең сыйфатын сынап карады.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас