

2022 елда Уфада нинди юллар ремонтланачак һәм реконструкцияләнәчәк - Башкортстан ЦУРының туры эфирында шәһәр хакимиятенең юллар төзү, ремонтлау идарәсе начальнигы урынбасары Илшат Фәхретдинов сөйләде.
Иң эре проектларның берсе – Уфаның Көньяк капкасы. Аның бер өлеше - ике этапта узачак Пугачев урамын реконструкцияләү. Бу эшләр Бородинская урамыннан алып Геофизиклар урамына кадәр урап уза торган юл төзелешеннән соң башланачак.
Пугачев урамын реконструкцияләү турында тулырак итеп без эфирларның берсендә сөйләдек инде. https://vk.com/wall-201146046_29345
Моннан тыш, Кузнецов затонында тагын 9 урам ремонтланачак.