4 июньдә Баймак районы сабантуе территориясендә «КУМЫСФЕСТ» халыкара фестивале узачак. Чара «Урал аръягы» инвестиция сабантуе кысаларында оештырылды.
Фестивальдә республиканың Хәйбулла, Әбҗәлил, Куергазы, Баймак, Зилаер, Дәүләкән һәм Әлшәй районнарыннан, шулай ук Бурятия, Тыва, Ырынбур һәм Чиләбе өлкәләреннән, Пермь краеннан кымыз эшләүчеләр катнашачак.
Бөтенрусия инвестиция форумында катнашучылар Башкортстанның һәм Русия төбәкләренең әйдәп баручы кымыз җитештерүчеләре продукциясе белән танышудан тыш, эчемлекнең җитештерү технологиясен һәм үзлеген танып, осталык дәресләрендә катнаша алачаклар.
Моннан тыш, фестиваль мәйданчыгында «Башкорт атлары тарихы» экспозициясе дә тәкъдим ителәчәк.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте