Проект су белән тәэмин итү һәм кулланылган суларны агызу объектларының икенче чиратын төзүне һәм киләчәктә эксплуатацияләүне күздә тота.
Аерым алганда, канализация коллекторы, насос станциясе, үзлектән агып торучы торбаүткәргеч һәм суүткәргеч булдыру планлаштырыла. Проектның бәясе - 8,4 млрд. сум. Төзелешне 2026 елда тәмамлау планлаштырыла.
«ДОМ.РФ облигацияләре торак төзелешен активлаштырырга да, уңайлы шәһәр тирәлеген үстерергә дә ярдәм итә. Хәзерге вакытта «Забелье» – Башкортстан Республикасы башкаласындагы иң зур төзелеш мәйданы. Яңа квадрат метрларны күпләп төзү кирәкле инфраструктура төзелеше белән бергә алып барылуы бик мөһим. Без үсеш институты механизмнарын кулланып, төбәк белән хезмәттәшлекне үстерергә әзер», - диде ДОМ.РФ Инфраструктура облигацияләре бүлекчәсе директоры Александр Аксаков.
- «Забелье» проекты Башкортстан өчен бик мөһим һәм перспективалы территорияләрнең берсе булып тора, чөнки Уфаның елгалар арасында урнашуының топографик үзенчәлекләре аркасында шәһәр күп фатирлы йортлар төзү өчен яңа мәйданчыклар эзләүдә зур кыенлыклар кичерә. Программаны тормышка ашырганнан соң, 100 меңнән артык гаилә үзләренең торак шартларын яхшыртачак", -диде Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров.