Бу - Башкортстанның көньягында иң зур икътисади форум. Анда хакимият органнары һәм эре компанияләр җитәкчеләре, Башкортстан, Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән эшкуарлар, үсеш институтларының, финанс һәм банк структураларының экспертлары катнаша.
Форумның эшлекле программасы хәзерге шартларда компанияләрнең эш тәҗрибәсе белән алмашуга, икътисад үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуга һәм төбәк территориясендә яңа инвестицион проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Инвестсабантуй эшен ачып, бизнесменнарның республика белән хезмәттәшлек итүгә һәм республика территориясендә яңа проектларны гамәлгә ашыруга кызыксынуын билгеләп үтте.
- Хөрмәтле сибайлылар һәм шәһәр кунаклары! Кадерле дуслар!
Бүген Сибай дүртенче тапкыр «Урал аръягы» Бөтенрусия инвестиция сабантуен кабул итә. Илнең 61 төбәгеннән һәм 11 чит илдән: Төркия, Казахстан, Беларусь, Франция, Италия, Иордания, Ливан, Австрия, Болгария, Үзбәкстан һәм АКШтан килгән кунакларны чын күңелдән сәламлим. Бу безнең форумга кызыксыну елдан-ел арта бара, дигән сүз.
Хәзерге шартларда Инвестсабантуй уздыру - республика үсешендә мөһим адым. Безнең республика - көчле һәм ышанычлы партнер. Һәм инвесторлар Башкортстанга зур кызыксыну белдерә.
Бүген бик күп кызыклы чаралар узачак. Башкортстан бизнесменнары хезмәттәшлеккә ачык булу, эшлеклелек һәм ныклы ихтыяр көче белән аерылып тора. Инвестицион форумда катнашучылар монда яңа партнерлар табар дип ышанам.
Барыгызга да уңышлы эш телим! - диде ул.
Форумны ачу тантанасыннан соң Башкортстан Башлыгы Белоруссиянең «АМКОДОР» холдингының күргәзмә экспозициясен карады, анда коммуналь техниканы тәкъдим иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрендә Радий Хәбиров Беларусь Республикасына визиты вакытында «АМКОДОР» холдингы мәйданчыгында булды һәм аның республика белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Быел апрельдә төбәк җитәкчесе Уфа шәһәренең төзекләндерү хезмәтләренә Белоруссиядә җитештерелгән 11 төягечтән ачкычлар тапшырды. Ә моңа кадәр «АМКОДОР» компаниясенең Башкортстанда ике сәнәгать проектын гамәлгә ашыру буенча планнарын «Инвестиция сәгате»ндә хуплады.
«Инвестиция сәгате» нәтиҗәләре буенча Белоруссия компаниясе «Уфа» индустриаль паркы территориясендә авыл хуҗалыгы җиһазлары җитештерү буенча производство комплексын төзи башлады. Заводта 200дән артык белгеч эшләячәк. Яңа предприятиегә республиканың индустриаль парклары резидентларына тиешле преференцияләр биреләчәк, ә Башкортстанның Сәнәгатьне үстерү фонды проектны гамәлгә ашыруга ташламалы кредит алуда ярдәм итәчәк. 1,050 миллиард сумлык комплексны төзүне 2023 елда тәмамларга планлаштыралар.
Фото: Башкортстан Башлыгы