Модератор булып Русия Индустриаль парклары ассоциациясенең үсеш буенча директоры Максим Паздников чыгыш ясады. Тема буенча фикер алышуда индустриаль паркларның идарәче компанияләре җитәкчеләре катнашты. Очрашу нәтиҗәләре буенча катнашучылар җаваплы ведомстволар тарафыннан игътибар таләп итә торган темаларны билгеләде. Барыннан да элек, бу - парклар эшен гадиләштерүгә, аерым алганда, аккредитация процедурасын узуга ярдәм итүче методологик карарлар.
- Индустриаль парклар булачак яңа производстволарны урнаштыру өчен үзенең ачык өстенлеген күрсәтә. Бу шунда чагыла ки, парк территорияләрендә инвестор кыска вакыт эчендә бөтен кирәкле коммуналь һәм транспорт инфраструктурасы белән тәэмин ителгән җир кишәрлеген ала ала, ә кайбер очракларда хәтта җиһазлар урнаштыру һәм яңа производство башлап җибәрү дә җитә, - дип аңлатты Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.
Үткәрелгән секциядә чыгыш ясаучыларның берсе - "Уфа" индустриаль паркының идарәче директоры Артем Пензин. Үзенең чыгышында ул билгеләп үткәнчә, Русиядә индустриаль парклар, аерым алганда, тар махсуслаштырылган үсеш илдә импортны алыштыруның тизләтелгән драйверы булырга мөмкин. Шул ук вакытта компанияләр эшчәнлеге юнәлешендә охшаш инфраструктура булдыру зарур.
Секция нәтиҗәләре буенча очрашуда катнашучылар якындагы елларда әзер сәнәгать инфраструктурасы булган сәнәгать мәйданнарына ихтыяҗ артачак, дип фаразлады. Хәтта якындагы ике елда индустриаль паркларның мәйданнары җитми башлау
ихтимал. Шуңа күрә төбәкләргә мондый мәйданчыклар булдыруга игътибар итәргә кирәк.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте