Бүген Инвестсабантуенда республика Хөкүмәте һәм компания арасында инвестицион ниятләр турында тиешле килешүгә кул куелды. Проектка салынган инвестицияләр күләме 142 миллион сум дип бәяләнә. Инвестпроектны гамәлгә ашыру кимендә 32 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
- Көнбагыш Башкортстан Республикасы чәчүлекләре структурасында шактый зур өлешне алып тора, төбәктә үсемлек маен эшкәртү һәм җитештерү буенча ике эре предприятие эшли, - дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов килешүгә кул кую йомгаклары буенча. - Орлыкларны алмаштыру мәсьәләсе, бигрәк тә көнбагыш гибридлары буенча,бүген бик актуаль.
Хәзерге вакытта инвестицион проектны гамәлгә ашыру кысаларында авыл хуҗалыгы культураларын үстерү өчен җир кишәрлекләре сайлау бара.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте