+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 Июня 2022, 09:39

Сибай яшмәсе уникаль мөмкинлекләр бирә

Бүген Сибайга эш сәфәре кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Артель» халык-сәнгать һөнәрчелеге укыту-җитештерү предприятиесе остаханәсендә булды.

Сибай яшмәсе уникаль мөмкинлекләр бирәСибай яшмәсе уникаль мөмкинлекләр бирә
Сибай яшмәсе уникаль мөмкинлекләр бирә

Компания директоры Наил Бәдретдинов, Уфаның «Артель» баш предприятиесе – 2000 елдан, ә Сибайда бүлекчәсе 2010 елдан бирле эшли, дип сөйләде.

Коллектив таш эшләнмәләр һәм сувенир продукция җитештерү белән шөгыльләнә. Остаханә хезмәткәрләренең югары профессиональлеге малахит, агат, халцедон, авантюрин һәм Сибай яшмәсеннән уникаль эшләнмәләр булдырырга мөмкинлек бирә.

Предприятиедә бик тату коллектив эшли, шул исәптән 20 еллык стажы булган осталар да. Хезмәт династияләре дә бар. «Артель» коллективында - барлыгы 57 кеше.

– Без Сибай яшмәсен һәм бөтен республиканы танытучы сәнгать әсәрләре ясыйбыз. Безнең җир асты байлыклары 17 миллион тоннага якын яшмә саклый. Асылда, бу - икенче нефть. Инвесторлар аның бик яхшы материал икәнен күрә ала, шул уңайдан, дөрес инвестицияләгәндә, зур табыш алырга мөмкин. Ә Уфа һәм Сибай - төбәкнең чын таш үзәкләре, - дип билгеләп үтте Наил Бәдретдинов.

«Артель» планында – җитештерүне үстерү һәм куәтләрне арттыру. Шулай итеп, Сибайда предприятие цехларын модернизацияләү бара.

Республика Башлыгы башкорт яшмәсеннән эшләнгән сәнгать әсәрләренә бәя бирде, осталар белән аралашты һәм «Артель» җитәкчелеген «Инвестиция сәгате»нә предприятиенең үсеш перспективалары турында фикер алышырга чакырды.

Фото: Башкортстан Башлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас