

Сессиядә катнашучылар яңа шартларда Русия образын формалаштыру үзенчәлеге һәм халыкара хәлләр, илебездә эшләүче чит ил бизнесының тискәре мәгълүмат басымы һәм үзгәрүчән хәлгә реакциясе, шул исәптән, чит илләрдәге баш офислардан килгән мәҗбүри карарлар турында фикер алыштылар.
Катгый чикләүләр шартларында аларны җиңүгә яңа алымнар һәм үзара ярдәм итүнең яңа юлларын эзләү, яңа базарлар ачу, эшлекле активлыкны саклап калырга һәм бизнес алып барырга омтылу бик мөһим, дип ассызыклады дискуссиянең модераторы Алексей Гаврилов.
Гарәп медиачелтәренең Евразия бюросы башлыгы Әбдел Мунем Сәләм фикере игътибарга лаек:
— Русия чираттагы русофобия һөҗүменә дучар, бу 1980 еллар уртасыннан ук үзенә көчләп тагылган гомумкешелек дип бирелгән Көнбатыш кыйммәтләрдән баш тартуы нәтиҗәсе булды, - дип уртаклашты ул үз карашы белән. - Монда Көнбатыш аудиториясе менталитетын, аның ихтыяҗларын исәпкә алып, яңа алым кирәк. Һәм, әлбәттә, Русиянең дустанә булган илләрнең киңкүләм мәгълүмат чаралары белән активрак берләшергә, алар белән бердәм медиакиңлеген булдырырга кирәк, — дип нәтиҗә ясады ул.
«Милли бренд» (Росконгресс фонды) Сәүдә йорты директоры урынбасары Никита Боровиков фикеренчә, «Русиянең ясалма милитаристлар образы» Көнбатышта инде күптән барлыкка килә башлаган. Ул Көнбатыш берләшмәдә билгеле бер көчләр йогынтысында формалаша торган яңалык мейстримын (әйтик, хәзер АКШта — Хәрби-сәнәгать комиссиясе йогынтысында) игътибарга алмаска чакырды, чөнки "киңкүләм хәбәрләргә колак салмаучы эшкуарлар өчен Русия кызыксындыру уятмый калмый».
Боровиков сүзләренә караганда, агымнарны яңадан бүлү башланды: мәсәлән, Һиндстан компанияләре төрле секторларда, фармацевтика һәм азык-төлек сәнәгатендәге урыннарны актив алып тора.
Боровиков искәрткәнчә, Русия продукциясе өчен элек тә «өченче ил» базарлары өстенлекле булып тора иде, шуңа күрә хәзер үзгәрешләр аз: элеккечә - Көньяк-Көнчыгыш Азия, азрак дәрәҗәдә - Африка белән эш бара, ә киләчәктә Көньяк Америка илләрен дә колачлау планлаштырыла.
«Раша Партнерз Эвайзерс» җәмгыятенең инвестицияләр буенча өлкән менеджеры Станислав Митрофанов белдерүенчә, күп еллар дәвамында чит ил инвесторлары һәм Русия бизнесы арасында үзара хезмәттәшлек офшор компанияләре аша төзелгән. Аннары алар, шартлар кырыслану сәбәпле, икенче планга күчте, һәм Русия эшкуарлары яңа вариантлар эзли башлады.
- Бизнес кече чит ил компанияләре белән җайга салына башлаячак, чөнки зур компанияләр сәяси басым астында. Кече бизнес төрле илләр арасында хезмәттәшлек итәчәк, - дип фаразлый Митрофанов.