"Бүген без "Урал аръягы“ның энергетика мәсьәләсен хәл итү турында килештек. Бу проблема 30-40 ел хәл ителмәгән. Без килештек. 2025 ел ахырына Урал аръягының энергетика куәте чыганакларын теләсә нинди инвестицион проектны гамәлгә ашырырлык итеп эшләячәкбез дип уйлыйм. Бу - без уздырган килешүләрнең һәм гамәлләрнең төп казанышларының берсе", - диде төбәк җитәкчесе, журналистларның сорауларына җавап биреп.
Ул билгеләп үткәнчә, соңгы ике форум авыр сынаулар вакытына туры килгән.
"Без үҗәтлек күрсәтәбез, дүртенче тапкыр "Урал аръягы“ форумын уздырабыз. Ковидка, иң көчле санкция басымына карамастан, даими рәвештә Урал аръягын гына түгел, бөтен республиканы ачабыз. Бирегә чит илләрдән, башкала предприятиеләре һәм оешмалары, дәүләт органнары вәкилләре килә. Барысы да һәрвакытта да акча белән генә үлчәнә алмый, бу форум әле нәтиҗәләрен бирәчәк", - диде Радий Хәбиров.
фото: башинформ