3 июньдә Сибайда «Урал аръягы-2022» инвестсабантуенда «Дәүләт ярдәме механизмнары кысаларында яңа тармакларны кластерлаштыру юлы белән Башкортстанның сәнәгать потенциалын формалаштыру» темасына "түгәрәк өстәл" узды. Аны «Башкортстан Республикасының Стратегик эшләнмәләр үзәге» оешмасы оештырды.
"Түгәрәк өстәл" утырышының модераторы — «Башкортстан Республикасының Стратегик эшләнмәләр үзәге» директоры урынбасары Урал Ибраһимов төрле тармакларда инновацион производстволар булдыру хисабына төбәк икътисадын диверсификацияләүнең стратегик әһәмиятен билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, бу процесста югары технологияле производстволар аерым роль уйный, аларга хәзер комплекслы ярдәм күрсәтелә.
"Түгәрәк өстәл"дә фикер алышуның бер темасы - "Башкортстан Республикасының пилотсыз авиация кластеры" һәм "РВ-1 технопаркы". Моннан тыш, чарада катнашучылар нәтиҗәле коммуникацияләр урнаштыру, кооперациянең төрле модельләренең плюслары һәм минуслары турында сөйләште һәм үз эшчәнлекләрендә алдынгы технологияләрнең ролен бәяләде.
Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Радиоэлектрон сәнәгать департаментының корпоратив идарә итү бүлеге башлыгы Виктор Изирушев министрлык линиясе буенча тәкъдим ителә торган бизнеска ярдәм чаралары турында сөйләде. Шундый чараларның берсе - бизнес-проектларны финанслашу, аның кысаларында 20дән артык эш урыны булдыру һәм җиде ел эчендә планны гамәлгә ашыру йөкләмәсе булган очракта 2,5 млрд. сумга кадәр алырга мөмкин. Сүз урта һәм эре бизнес турында бара, чөнки әлеге ярдәм программасына 50 млн. сумнан башлап проектлар керә.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы радиоэлектрон сәнәгать технопаркларын төзү өчен 900 млн. сумлык бизнеска ярдәм чаралары әзерли. Изирушев Башкортстанның бу өлкәдә сәнәгать һәм кадрлар потенциалын югары бәяләде.
- Башкортстан Республикасы ягыннан документларны тоткарлыксыз уздыру, эре генә түгел, кече бизнес башлангычын да яклау зарур. Әгәр без шундый йөз кешене таба алсак, барысы да яхшы булачак, — дип нәтиҗә ясады Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкиле.
«Башкортстан Республикасы кластерлары ассоциациясе» оешмасы директоры Азамат Юлгутлин белдерүенчә, 2020 елда төбәк дүрт сәнәгать кластеры булдыру өчен сынау сыйфатында сайланган, ә күптән түгел, импортны алыштыруга һәм җитештерүне локальләштерүгә басым ясап, тагын ике кластер булдыруга ихтыяҗ ачыкланган. Аның сүзләренә караганда, әлеге проектлар өчен елына 1-3 процентлы займнар бирүнең яңа тәртибе эшләнгән.