3 июньдә «Урал аръягы -2022» Бөтенрусия инвестсабантуе мәйданчыгында Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белән шәһәр хакимияте арасында халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтен үстерү турындагы килешүгә кул куелды.
Килешүгә кул куеп, яклар уку урыннары һәм махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәләрен оештырганда хезмәттәшлек итәргә, республикада гамәлдә булган халыкны эш белән тәэмин итү сәясәтенең актив программалары турында дәүләт хезмәтләре алучыларның хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрергә, уртак чаралар үткәрергә килеште.
"Киләчәктә республиканың барлык шәһәр һәм районнарында заманча кадрлар үзәкләре булдыру планлаштырыла. Урал аръягында „Киләчәк фабрикасы“ концепциясе кысаларында мондый үзәк Сибайда барлыкка киләчәк. Мәшгульлек үзәкләренеэ яңа йөзе булачак. Үзгәртеп коруларның төп максаты - мәшгульлек хезмәте эшен эш эзләүчеләргә дә, эш бирүчеләргә дә максималь нәтиҗәле һәм уңайлы итү", — диде министр Ленара Иванова.э
Аның сүзләренә караганда, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенә бөтен кешегә гадәти хезмәт күрсәтү генә түгел, ә конкрет кешеләрнең тормыш хәле һәм конкрет эш бирүчеләрнең бизнес-ситуацияләре нигезендә «Бер тәрәзә» принцибы буенча проблемаларны хәл итәргә кирәк булачак.
Фото: башинформ