+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
4 июнь 2022, 09:45

Урал аръягы - хезмәт сөючән кешеләр төбәге

3 июньдә Сибайда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Урал аръягы» IV Бөтенрусия инвестсабантуеның пленар утырышында чыгыш ясады.

Урал аръягы - хезмәт сөючән кешеләр төбәгеУрал аръягы - хезмәт сөючән кешеләр төбәге
Урал аръягы - хезмәт сөючән кешеләр төбәге
Аның темасы - "AntiSanction REGIONS: Яңа икътисади чынбарлык". Көн тәртибендә - Башкортстан икътисадының үсеш перспективалары һәм халыкара санкцияләрне җиңү мөмкинлеге.

Пленар утырышта шулай ук Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, Стратегик эшләнмәләр үзәге президенты Владислав Онищенко, «Туризм.РФ» корпорациясе башкаручы директоры Сергей Красноперов һәм Милли рейтинг агентлыгы генеральный директоры Алинә Розенцвет катнашты. Видеоконференция режимында фикер алышуга Русия Инновацион төбәкләре ассоциациясе директоры Иван Федотов һәм Европа парламенты депутаты Тьерри Мариани да кушылды. Дискуссиянең модераторы - телетапшырулар алып баручы Максим Шәрәфетдинов.

"Барыннан да элек, безнең инвестицион Сабантуйда катнашучыларны чын күңелдән сәламлим, - диде Радий Хәбиров, пленар утырышны ачып. - Урал аръягы – хезмәт сөючән кешеләр, гаять зур табигый ресурслар. Һәм безнең бурыч – Русия һәм дөнья бизнесына хезмәттәшлек һәм инвестицияләр өчен ачык территория булуын күрсәтү.

Республика җитәкчесе Башкортстан белән башка төбәкләрдән һәм чит илләрдән инвесторлар кызыксыну белдерә, дип билгеләп үтте. Әйтик Сибайга инвестсабантуйга Русия Федерациясенең 61 субъекты һәм 11 дәүләт вәкилләре килде.

- Санкцияләр гамәлдә, Русиягә килергә ярамый кебек. Ә монда төрле илләрдән коллегалар җыелды, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Әзер һәм кызыклы проектлар белән Төркиядән килгән партнерларыбызны аеруча сәламлим. Инвестицион башлангычларның берсе инде югары әзерлек стадиясендә. Җәй ахырына яңа производство булдыру буенча беренче матди нәтиҗәләрне күрербез дип өметләнәбез.

Башкортстан Башлыгы шулай ук хәбәр иткәнчә, Федерация Советы 2023 елда Уфада Русия һәм Беларусь төбәкләренең X юбилей форумын үткәрү тәкъдимен хуплады.

– Бу ике дәүләт территорияләре арасында хезмәттәшлекне ныгытучы мөһим форум, - диде Радий Хәбиров. – Бу зур чарага җитди әзерләнәчәкбез.

Франциядән Европа парламенты депутаты Тьерри Мариани чарада катнашучыларны видеоэлемтә буенча сәламләде.

- Евросоюзда Русиягә каршы катгый санкцияләргә бик тискәре караучы кешеләр саны көннән-көн арта, - диде Тьерри Мариани. - Санкцияләр илләр, бизнесменнар, Европа һәм Русия халкы арасында нормаль мөнәсәбәтләргә комачаулый.

Европарламент депутаты быел Башкортстанда «Уфа диалогы» халыкара төркемендә катнашучылар очрашуын уздыру идеясен хуплады.

Пленар утырыш ахырында Радий Хәбиров муниципалитетларда инвестицион активлык һәм уңай инвестицион мохит формалаштыру рейтингында җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас