+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 июнь 2022, 08:31

“Форумның иң төп нәтиҗәләре алда әле!”

2-4 июньдә Сибай шәһәрендә “Урал аръягы-2022”.

“Форумның иң төп нәтиҗәләре алда әле!”“Форумның иң төп нәтиҗәләре алда әле!”
“Форумның иң төп нәтиҗәләре алда әле!”
IV Бөтенрусия инвестицион сабантуй узды. Анда Русиядән, ерак һәм якын чит илләрдән, шул исәптән Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан, Төркия һәм башка илләрдән мең ярымга якын кунак катнашты. Чарага федераль һәм төбәк власте органнары, Русия һәм чит ил бизнесы вәкилләре, инвесторлар, экспертлар, таныл­ган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырылды.

Профильле секцияләрдә һәм пленар утырышта катнашучылар инвестицион эшчәнлек һәм инвестицияләр җәлеп итү тәҗрибәсе белән уртаклашты, шулай ук Русия төбәкләрендә уңайлы бизнес-мохит формалаштыру ысуллары турында фикер алышты.
Бөтенрусия инвестиция сабантуенда беренче көннең төп вакыйгасы Русия Сәүдә-сәнәгать палатасының финанс-сәнәгать һәм инвестиция сәясәте буенча советының “Төбәк финанс системаларын һәм бизнесны финанслау инструментларын үстерү” утырышы булды.
Сессия финанс тармагы экспертларының бизнес белән үзара мөнәсәбәтләре буенча консолидацияләнгән позициясен эшләүгә, финанс базарын һәм тулаем икътисадны тотрыклыландыру буенча тәкъдимнәр әзерләүгә юнәлтелгән иде. Шул исәптән акча-кредит сәясәтен, тышкы икътисади эшчәнлекне, фонд базарын җайга салу буенча кризиска каршы чаралар, кредит оешмаларына, инвестиция эшчәнлегенә карата таләпләр буенча ашыгыч чаралар турында фикер алышу булды.
Гомумән алганда, сессиядә катнашучылар кече һәм урта бизнес өчен тиз арада банк кредитларының яңа стандартларын эшләргә кирәк дигән фикергә килде. Бу хәзерге шартларда эшкуарлыкка ярдәм итүнең иң төп чарасы булырга тиеш.
Шул ук көнне беренче төбәкара бизнес-шерифлар форумы кысаларында “Икътисадны үстерүнең нәтиҗәле коралы буларак бизнес-шерифлар институты” пленар дискуссиясе узды. Анда катнашучылар Башкортстанда бизнес-шерифлар институтының эшкуарлыкка ярдәм итү буенча төбәк сәясәтенең мөһим бер өлешенә әверелүен раслады. Бизнес-шерифлар муниципаль икътисад үсешен һәм төбәкнең социаль-икътисади потенциалын алга этәрүдә дә зур көчкә әверелде. Шуны бил­ге­ләргә кирәк, бу чарада катнашкан Липецк һәм Самара өлкә­ләре бел­геч­ләре, Башкортстан тәҗрибә­сен күреп, үз­ләрендә бизнес-ше­рифлар эшен гамәлгә ашырган.
Шулай ук, беренче көннең төп чарала­ры­ның берсе “МАЗ” җәмгыяте (Беларусь Респуб­ликасы), Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы һәм “Офис-групп” конгресс-бюросы вә-киллегенең республика предприя­тиеләре белән эшлекле киңәшмә үткәрүе булды.
Инвестсабантуйның икенче көне эшенә стартны Башкортстан Башлыгы Радий Хәби­ров бирде. Форумны ачу тантанасыннан соң, Башкортстан Башлыгы Беларусьның “АМКОДОР” холдингының күргәзмә экспозициясен карады, анда коммуналь техника тәкъдим ителде.
Шулай ук ул этнозонада булды. Биредә районнар вәкилләре республикада яшәүче халыкларның күптөрле мәдәни һәм этнографик традицияләре экспозициясен оештырган иде.
Арытаба чарада 2030 елга кадәр Урал аръягын социаль-икътисади үстерү стратегиясе тәкъдир ителде. Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров сәламләү сүзендә Урал аръягының 32 мең квадрат километрдан артык мәйданны биләвен билгеләп үтте. Бу – Башкортстан территориясенең чиреге диярлек (22,5 процент). 8 муниципалитет террито­рия­сендә 310 меңнән артык кеше, яки төбәк халкының 8,5 проценты яши һәм эшли. Андрей Назаров искәртүенчә, бүген Урал аръягы икътисадының төп тармакларын үстерүгә зур игътибар юнәлтелә. Болар – нефть чыгару һәм эшкәртү сәнәгате, авыл һәм урман хуҗа­лыгы, туризм һәм социаль өлкә.
Русиянең Финанс министрлыгы Фәнни-тикше­ренү институтының тармак икътисады үзәге җитәкчесе Инна Рыкова 2030 елга кадәр Урал аръягын социаль-икътисади үстерү стратегиясен тәкъдим итте. Стратегия “Урал аръягы-2030: Үсеш гармониясе” дип атала. “Бу бюджет турында закон түгел, бу – инвесторлар карарга тиеш стратегия”, – дип аңлатты Инна Рыкова.
Стратегия Урал аръягының алты юнәлеш буенча социаль-икътисади үсешен күз уңында тота. Алар:
иң яхшы Урал рекреация үзәге; тотрыклы авыл хуҗалыгы; экологик чиста продукция; ачык социаль инфраструктура; индустриаль хәвефсезлек; заманча транспорт һәм бик яхшы файдалану мөмкинлеге.
Арытаба республика җитәкчесе инвестсабантуй мәйданында “Инвестиция сәгате” форматындагы тематик киңәшмә үткәрде, анда сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы буенча яңа проектлар каралды. Киңәшмә башында республиканың беренче вице-премьеры, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов Башкортстанның Инвестицион комитеты эшенә нәтиҗә ясады. 2018 елның октябреннән башлап республика Башлыгы җитәкчелегендә 111 шундый киңәш­мә узган. Аларда тикшерелгән проектлар буенча гомум инвестицияләр күләме 848 миллиард сумнан артып киткән һәм 72 мең эш урыны булдыру планлаштырылган 441 яңа башлангыч каралган.
Арытаба инвестсабантуйда Башкортстан Хөкүмәте “Система” акционерлар финанс корпорациясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Документ биш елга исәп­ләнгән һәм якларның электр энергетикасы һәм техникасы, торак төзелеше, сәламәтлек саклау, мәгълүмат технология­ләре, туризм һәм инфраструктура проектларында үзара хезмәт­тәшлеген күздә тота.
Инвестсабантуйның икенче көнендә төп чара пленар утырыш булды. Аның темасы – “AntiSanction REGIONS: Яңа икътисади чынбарлык”. Пленар утырышта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, Стратегик эшләнмәләр үзәге президенты Владислав Онищенко, “Туризм.РФ” корпорациясе башкаручы директоры Сергей Красноперов һәм Милли рейтинг агентлыгының генеральный директоры Алина Розенцвет катнаштылар. Видеоконференция режимында фикер алышуга Русия Инновацион төбәкләр ассоциациясе директоры Иван Федотов һәм Европа парламенты депутаты Тьерри Мариани да кушылды. Дискуссиянең модераторы – телетапшырулар алып баручы Максим Шәрә­фетдинов.
– Урал аръягы – хезмәт сөючән кешеләр, гаять зур табигый ресурслар ул. Һәм безнең бурыч – аның Русия һәм дөнья бизнесына хез­мәттәшлек һәм инвестицияләр өчен ачык территория булуын күрсәтү, – диде Радий Хәби­ров, пленар утырышны ачып.
Республика җитәкчесе башка төбәкләрдән һәм чит илләрдән инвесторларның Башкортстан белән кызыксынуын билгеләп үтте. Әйтик, Сибайга инвестсабантуйга Русия Федерация­сенең 61 субъектыннан һәм 11 дәүләттән вә­килләр килде.
Башкортстан Башлыгы, шулай ук, Федера­ция Советының 2023 елда Уфада Русия һәм Беларусь төбәкләренең X юбилей форумын үткәрү тәкъдимен хуплавы турында хәбәр итте.
– Бу ике дәүләт арасында хезмәттәшлекне ныгытучы мөһим форум, – диде Радий Хәби­ров. – Зур чарага җитди әзер­ләнәчәкбез.
Пленар утырыш ахырында Радий Хәбиров муниципалитетларда инвестицион активлык һәм уңай мохит формалаштыру рейтингында җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.
Гомумән алганда, “Урал аръягы” дүртенче инвестсабантуенда 107 миллиард сумлык 27 инвестицион килешү төзелде. Узган өч форумда 112 миллиард сумга 56 килешү имзаланган булган.
Иң зур килешүләрнең берсе – “ИнгФуд” предприятиесе белән 4,9 миллиард сумлык ки­лешү. Сәүдә өлкәсендә “Евродеталь-сервис”, “Глобаль Фуд Салават-2”, Төркиянең “Nevco” холдингы белән 235 миллион сумлык уртак проектларны гамәлгә ашыру турында килешү­ләр төзелгән. Агросәнәгать комплексы пред­приятиеләре – “Экопродукт”, “РВМ Капитал”, Учалы элеваторы һәм Төркиянең “Генезис Агро Трейд” компаниясе белән кул куел­ган килешүләр буенча проектларны гамәлгә ашыру кысаларында республика икътисадына инвестицияләр күләме 1,6 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Радий Хәбиров “Урал аръягы-2022” Бөтен­русия инвестсабантуеның иң төп нәтиҗәләре алда, дип атады. Ул билгеләп үтүенчә, соңгы ике форум авыр сынаулар вакытына туры килде.
– Без үҗәтлек күрсәтәбез, дүртенче тапкыр “Урал аръягы” форумын уздырабыз. Ковидка, көчле санкция басымына карамастан, Урал аръягын гына түгел, бөтен республиканы даими рәвештә ачабыз. Бирегә чит илләр, башкала предприятиеләре һәм оешмалары, дәү­ләт органнары вәкилләре килә. Һәр нәрсә дә акча белән генә үлчәнә алмый, бу форум әле нәтиҗәләрен бирәчәк, – диде Радий Хәбиров.
Инвестсабантуйның икенче көне эшлекле программасы Радий Хәбиров, Андрей Назаров, “Корпорация.РФ” җәмгыятенең башкаручы директоры Сергей Красноперов һәм рес­публика Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачевның “Урал аръягы” IV Бөтенрусия инвестсабантуеның символик плитәсен салу чарасы белән тәмамланды.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас