+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 Июня 2022, 08:28

Инвесторларга сәнәгатьне үстерү өчен инвестицион мәйданчык тәкъдим иттеләр

Буш инвестицион мәйданчыклар реестры җир кишәрлекләре белән тулылана бара. Бу юлы Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе тарафыннан инвесторларга гомум мәйданы 30,3 гектар булган яңа инвестиция мәйданы Архангель районында урнашкан һәм сәнәгать үсеше өчен билгеләнгән дүрт җир участогын үз эченә ала.

Инвесторларга сәнәгатьне үстерү өчен инвестицион мәйданчык тәкъдим иттеләрИнвесторларга сәнәгатьне үстерү өчен инвестицион мәйданчык тәкъдим иттеләр
Инвесторларга сәнәгатьне үстерү өчен инвестицион мәйданчык тәкъдим иттеләр
- Үсеш корпорациясе белгечләре бөтен республика буенча буш инвестицион мәйданчыкларга даими мониторинг алып бара. Бу эштә безгә муниципалитетларның бизнес-шерифлары актив ярдәм итә. Аналитика нәтиҗәләре буенча, һәр җир кишәрлегенә паспорт формалаша, ул үз эченә күчемсез милек объектларының урнашу урыны, мәйданы, техник характеристикалары һәм инфраструктура белән тәэмин итү турындагы мәгълүматны ала.

Шулай итеп, тәкъдим ителгән участоклар урман эшкәртү, төзелеш керамикасы җитештерү һәм башка сәнәгать эшчәнлеге өчен туры киләчәк, - дип билгеләде Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

Презентацияләнгән инвестицион мәйданчык газ, су, электр белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызуга тоташтыру мөмкинлеге белән тәэмин ителгән.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас