

- Гомумән алганда, безнең хезмәттәшлек яхшы нәтиҗә бирә. Республиканың тау чыгару компанияләре тотрыклы эшли - быелның дүрт аенда җитештерү күләме индексы 105,7 процент тәшкил итте. Узган ел гомумән шактый уңышлы булды - товарларны төяп озату 60 процентка арткан. Сезнең предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы - республикада иң югарыларның берсе. Узган ел нәтиҗәләре буенча аена 70 мең сумга якын, - диде Радий Хәбиров.
Андрей Козицын Башкортстан белән багланышларның нәтиҗәлелеген югары бәяләде.
- Сезгә, Радий Фәрит улы, һәм холдинг белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләрен оператив тикшергән өчен республика идарә командасына рәхмәт, - диде Андрей Козицын. - Иң мөһиме, без уртак фикергә киләбез һәм оптималь чишелешләр табабыз. Бу безнең предприятиеләр эшенә һәм социаль башлангычларга ярдәм итүгә уңай йогынты ясый. Яңа проектларны да төбәк белән тыгыз элемтәдә тормышка ашыра алырбыз дип ышанам.
Утырышта катнашучылар Башкортостан территориясендә урнашкан «Урал тау-металлургия компаниясе» предприятиеләрен үстерүнең төп юнәлешләре турында фикер алышты.
Республиканың сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев ведомствоара эш төркеменең беренче утырышы йомгаклары буенча йөкләмәләрне үтәү барышы турында сөйләде. Ул кабул ителгән карарларның расланган график нигезендә гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта күп кенә сәнәгать проектлары 2030 елга кадәр Урал аръягы үсеше стратегиясендә чагылыш тапкан.
Радий Хәбиров өстәмә рәвештә Урал аръягы энергетика комплексын үстерү карарлары исемлегенә кертергә кушты, бу хакта Сибайда Бөтенрусия инвестсабантуенда килешенгән.
Ведомствоара эш төркеме утырышы азагында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм «Урал тау-металлургия компаниясе» җәмгыяте генеральный директоры Андрей Козицын төбәк Хөкүмәте белән УГМК арасында хезмәттәшлек турында килешүгә, шулай ук холдинг предприятиеләрендә республика җитештерүчеләре продукциясен куллануны арттыру буенча юл картасына кул куйдылар.
Фото: glavarb.ru