+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 июнь 2022, 13:50

Алексей Гусев Халыкара "Ритейл атнасы" форумында катнашты

Башкортстан Республикасының сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев Мәскәүдә бизнес һәм властьның VII Халыкара "Ритейл атнасы" форумында катнашты. Ул "Күмәртәләп һәм ваклап сату базарлары һәм аларның яңа икътисади шартларда импортны алыштыруда роле" эксперт сессиясендә чыгыш ясады.

Алексей Гусев Халыкара "Ритейл атнасы" форумында катнаштыАлексей Гусев Халыкара "Ритейл атнасы" форумында катнашты
Алексей Гусев Халыкара "Ритейл атнасы" форумында катнашты

- Килеп туган икътисади чынбарлык өстәмә күмәртәләп сату буенча азык-төлек базарларын булдыру зарурлыгын төгәл билгеләде. Мондый мәйданчыкларның булуы тагын да югарырак көндәшлекне тәэмин итә, димәк, бәя кую тагын да фаразлана торган булырга мөмкинлек бирә, - дип ассызыклады Алексей Гусев.

Ведомство башлыгы фикеренчә, мондый мәйданчыкларның төп бурычларының берсе - зур булмаган фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны республиканың товар әйләнешенә җәлеп итү.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас