+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 июнь 2022, 05:21

"Башкиравтодор" хезмәткәрләре Красный Лучта да юл төзекләндерә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Луганск Халык Республикасында юл ремонты белән шөгыльләнүче якташларыбыз турында Интернет челтәрендә язма бастырган.

"Башкиравтодор" хезмәткәрләре Красный Лучта да юл төзекләндерә"Башкиравтодор" хезмәткәрләре Красный Лучта да юл төзекләндерә
"Башкиравтодор" хезмәткәрләре Красный Лучта да юл төзекләндерә

"Янәшәмдә - Вадим Мулланур улы Ханов, Бөре юл-төзелеш идарәсенең Мишкә районы буенча участок начальнигы. Биредә, Красный Лучта, ул хезмәт командировкасында - "Башкиравтодор"ның 25 хезмәткәре арасында урындагы юлларны тергезергә ярдәм итә.

Хәзер юл эшләре тизрәк барачак – бүген без Башкортстаннан алып килгән асфальт заводында эшкә керештек. Аны монтажлаган арада чокырлар ямау белән шөгыльләнгәннәр - озак еллар биредә хәтта моны да эшләмәгәннәр.

Донбасс җиренә тынычлык килер дип ышанам. Ә безнең республика шәһәрне һәм авылларны тәртипкә китерергә ярдәм итәчәк. Вадим Муллануровичка һәм бирегә үз йөрәге кушуы буенча килгән һәркемгә рәхмәт!" - дип язган республика җитәкчесе.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас