Бизнесны тикшерү санын минимумга җиткерергә кирәк, дип белдерде Русия Премьер-министры Михаил Мишустин. 2019 елдагы белән чагыштырганда, алар ике тапкырга кимеде. Мораторий кертелгәннән соң 218 меңнән артык тикшерү гамәлдән чыгарылган, шуларның 158 меңнән артыгы — планга кергән, 60 меңе - планнан тыш.
Исегезгә төшерәбез: Русия Хөкүмәте мораторийны 10 мартта кертте. Агымдагы ел азагына кадәр бөтен бизнес салым булмаган тикшерүләрдән азат ителде. Планлы тикшерүләр санитар-эпидемиологик, ветеринария һәм янгын күзәтчелеге, шулай ук сәнәгать хәвефсезлеге өлкәсендә күзәтчелек кысаларында сакланачак. Планнан тыш тикшерүләр аерым очракларда рөхсәт ителә.
Агымдагы елда тикшерү өчен чикләүләрнең үтәлешен контрольдә тоту көчәйтеләчәк. Моның өчен “Дәүләт хезмәтләре” порталында сервис эшли башлады. Аның ярдәме белән бизнесменнар һәм гражданнар тикшерү өчен мораторий бозылу очраклары турында хәбәр итә ала. Бизнес вәкилләре, шәхси эшкуарлар һәм гражданнар шикаять калдыргач, ул бер эш көне эчендә каралачак.
Тикшерү өчен мораторий нигә кирәк? Беренче чиратта, илебез бизнесына ярдәм итү, предприятиеләргә аякка басарга, шулай ук импортны алыштыру кысаларында «үзебезнеке»нә күчәргә ярдәм итү өчен кирәк.