- Башкортстан икътисадына инвестиция кертемнәре күләме агымдагы елның беренче кварталында 24,9 процентка, 70 миллиард сумга кадәр артты. Бу - бик югары күрсәткеч.
Хәзерге вакытта Башкортстанда сәнәгать өлкәсендә 230 миллиард сумлык 39 өстенлекле инвестицион проект гамәлгә ашырыла, 5 мең эш урыны булдыру планлаштырыла.
Тулаем алганда, инвестицион үсеш темпын сакларбыз, инфраструктур бюджет кредитлары акчаларын җәлеп итеп, ике проектны гамәлгә ашыра башларбыз, дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында эшне дәвам итәчәкбез. Шулай ук концессион башлангычларда икедән дә ким булмаган яңа индустриаль паркны гамәлгә ашыру, офсет контрактларын куллану тәҗрибәсен киңәйтү планлаштырыла.
Ел саен инвестицияләр күләмен кимендә 10 процентка арттыру бурычын куябыз һәм аны башкарабыз. Соңгы өч елда республикада инвестицияләр күләме 30 процентка арткан. Ел ахырына инвестицион эшчәнлекнең кайбер күрсәткечләре кимергә мөмкин. Тик республикага инвестицияләр агымы туктамас һәм бу елны да плюс белән тәмамларбыз дип ышанам, - дип белдерде Радий Хәбиров.
Фото: "РБК" сайтыннан.