+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 июнь 2022, 10:57

Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә җитди игътибар бирелә

Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча агентлыкның Гарантия фонды эшкуарларга поручитель сыйфатында финанс ярдәме күрсәтә.

Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә җитди игътибар биреләКече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә җитди игътибар бирелә
Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә җитди игътибар бирелә
1 июньгә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 473 миллион сумлык 68 поручительлек бирелгән. Шулай итеп, төбәк эшкуарлары 1 миллиард сумнан артык кредит акчасын җәлеп итә алды. Ярдәм чарасы республикада «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.

- Дәүләт ярдәме белән эшкуарлар үз залог акчалары җитмәгәндә дә бизнесны үстерүгә заем акчаларын ала алалар. Елның биш аенда республиканың 27 шәһәре һәм районы эшкуарларына гарантия ярдәме күрсәтелгән. 203 миллион сумнан артык поручительлек күләме белән Уфа лидер булып тора. Шуннан соң Гафури, Уфа һәм Туймазы районнары бара. Поручительлек сорап мөрәҗәгать иткән төп клиентлар - авыл хуҗалыгында эшләүче эшкуарлар, - дип билгеләп үтте эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Төбәк Гарантия фонды тарафыннан бер тапкыр бирелә торган поручительлекнең максималь күләме 25 миллион сум тәшкил итә.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас