

- Бүген республика Евразия икътисади берлеге (ЕАЭС) илләре белән теге яки бу дәрәҗәдә тыгыз хезмәттәшлек итә. Ул - бу илләргә бизнес-миссияләр дә, халыкара күргәзмәләрдә катнашу да. Моннан тыш, Казахстан һәм Беларусь кебек дәүләтләрдә Башкортстан Республикасы вәкиллекләре дә ачылды, - диде Радий Хәбиров. - Һичшиксез, төбәкара хезмәттәшлеккә яңача карарга кирәк. Без күрше төбәкләрнең нәрсә җитештергәнен һәрвакытта да белмибез. Ә мин ышанам, анда бездә булмаганнар бар, һәм безнең дә алар өчен кирәкле продукция һәм товарлар бар.
Төбәкара хезмәттәшлек - байлыкның тагын бер хәзинәсе, икътисади тотрыклылык хәзинәсе. Бу - бик мөһим мөмкинлекләр, аларны игътибар белән өйрәнергә һәм тормышка ашырырга гына кирәк.
Фото: glavarb.ru