+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 июнь 2022, 13:25

Ташламалы кредитлар кемгә бирелгән?

Башкортстаннан инвестор эчемлекләр җитештерүче инвестпроектны гамәлгә ашыру өчен ташламалы шартларда кредит алды.

Ташламалы кредитлар кемгә бирелгән?Ташламалы кредитлар кемгә бирелгән?
Ташламалы кредитлар кемгә бирелгән?
Башкортстаннан инвестор эчемлекләр җитештерүче инвестпроектны гамәлгә ашыру өчен ташламалы шартларда кредит алды.

Сәнәгатьне үстерү фондының Эксперт советы Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе белән бергә алып бара торган «Пивзавод» компаниясенең инвестицион проектын тормышка ашыру өчен ташламалы заемны хуплады.

Заем «Товарларны маркировкалау» махсус программасы кысаларында хупланды, ул дару чараларын, сөт һәм суны маркировкалау өчен махсус җиһазлар сатып алуга юнәлтелде һәм 5,8 миллион сум тәшкил итте.

- «Пивзавод» компаниясе продукциясе «Нөгеш» бренды белән тәкъдим ителгән һәм бөтен республикада билгеле. Моннан тыш, бу - Мәләвез районының визит карточкаларының берсе. Предприятие җитештерү куәтләрен киңәйтергә ниятли, һәм мондый ярдәм чаралары инвесторга бу процессны шактый тизләтергә ярдәм итәчәк, - дип ассызыклады Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас