+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
9 июнь 2022, 08:47

Ташламалы лизинг эшкуарлар өчен яңа мөмкинлекләр ача

Башкортстанның Лизинг фонды җиһазлар һәм техниканы лизингка алуга гаризалар кабул итә.

Ташламалы лизинг эшкуарлар өчен яңа мөмкинлекләр ачаТашламалы лизинг эшкуарлар өчен яңа мөмкинлекләр ача
Ташламалы лизинг эшкуарлар өчен яңа мөмкинлекләр ача
Ташламалы лизинг шартларында төп средстволар алуга конкурста Башкортстан Республикасы территориясендә теркәлгән эшкуарлар һәм үзмәшгульләр катнаша ала. Сайлап алуга гаризаларны, Лизинг фонды тотучысы буларак, Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча агентлык кабул итә. Ярдәм «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында бирелә.

- Ташламалы лизинг - яңа эш башлаучы һәм эшләп килүче эшкуарлар өчен элек файдаланылмаган, яки файдалануга тапшырылмаган яңа җиһазлар сатып алу мөмкинлеге. Лизинг фонды ярдәме белән эшкуарлар һәм үзмәшгульләр сәнәгать һәм технологик җиһазлар, медицина, тернәкләндерү, спорт җиһазлары, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары, махсус техника һәм автотранспорт чаралары, җиңел автомобильләрдән һәм мотоцикллардан тыш, ала алалар. Бу чарадан минераль ашламалар җитештерү, сөт эшкәртү белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы өлкәсендәге предприятиеләр файдаланды инде. Сатып алынган төп акчалар җитештерү куәтләрен һәм җитештерелә торган продукциянең сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирде, - дип билгеләп үтте эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Шартлар һәм кирәкле документлар турында тулырак түбәндәге сылтама аша танышырга була: https://cmbrb.ru/support-measures/page-2/

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас