+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 июнь 2022, 04:49

Баймак мәктәбендә ремонт башланды

Мәктәп 640 балага исәпләнсә дә, быел аны 903 бала тамамланан. Урын җитмәгәнлектән, белем бирү ике сменада алып барыла.

Баймак мәктәбендә ремонт башландыБаймак мәктәбендә ремонт башланды
Баймак мәктәбендә ремонт башланды
Баймакның 3нче мәктәбендә бүген капиталь ремонт эшләре кайный. Барлык эшләр "Мәгариф" гомумдәүләт проектының “Гомуми белем бирүче мәгариф учреждениеләрен модернизацияләү” федераль программасына ярашлы башкарыла.

- Мәктәп 1967 елда төзелә башлап, 1968 елда тәүге укучыларын кабул иткән, - диде мәктәп директоры Марат Якшыбаев. - Шуннан бирле монда, косметик ремонттан тыш, башка күләмле ремонт эшләре башкарылмаган. Мәктәп 640 балага исәпләнсә дә, быел аны 903 бала тамамлады. Урын җитмәгәнлектән, белем бирү ике сменада алып барыла. Яңа уку елын ремонтланган мәктәптә башларбыз, дип өметләнәбез.

Әлеге вакытта мәктәпнең өч катында да эш кайный. Эшчеләр бригадасы идәннәрне тәртипкә китерү бенән шөгыльләнә, хатын-кызлар бригадасы стеналарны тигезли. Бер үк вакытта инженерлык челтәрләре алмаштырыла.

Фото: hakmar.ru сайтыннан.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас