+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
13 июнь 2022, 17:06

Санкцияләр "Торос"ка яңа мөмкинлекләр ача

"Бүген Русиядә импортны алыштыру яңа импульс алды. Базарда иң элек чит ил компанияләре мәшгуль булган урыннар азат ителә", - дип язган Премьер-министр Андрей Назаров социаль челтәрләрдә.


"Русия Хөкүмәте ил предприятиеләренә, санкцияләр аркасында катлаулы хәлдә калган система барлыкка китерүче оешмаларга ярдәм итү буенча кредит программалары эшләде. Башкортстан предприятиелере шулай ук ярдәмсез калмый – без бу мәсьәләгә игътибар бирәбез һәм республика предприятиеләренә яңа партнерлар эзләүдә ярдәм итәбез.

Нефтекаманың «Торос» мобиль биналар җитештерү заводы сентябрь аенда Башкортстанның Казахстанга бизнес-миссиясе сәфәреннән соң җитештерүне арттыра алды. Ул чакта завод бу республикага үз продукциясен китерү турында килеште, шуның хисабына чит илләрдән заказлар артуны тәэмин итте. 2020 ел дәвамында "Торос" Казахстанга 4,3 млн. сумлык 9 вагон продукция сатса, үткән елның дүрт аенда – 10 млн. сумнан артык 10 вагон. Агымдагы елның биш аенда Нефтекама заводы Казахстандагы партнерларына 13 вагон җибәргән.

"Торос" уңайлы вагон-йортлар чыгара, аларны җитештерү өчен махсус җиһазлар кирәк. Элегрәк компания аларны Италия дилерыннан сатып ала иде. Санкцияләр кертелгәннән соң товар белән тәэмин итү тотрыклы түгел, һәм безнең предприятие, үз җитештерүен киңәйтеп, җиһазларны үзе эшләп чыгарачак. Киләчәктә - Русия компанияләренә шушы продукцияне сатуны җайга салу.

Нефтекама заводы алгарышлы үсеш территориясе резиденты булып тора, анда берничә преференция гамәлдә, бу заводка уңайлы шартларда үсү мөмкинлеге бирә. Аларның товарларына ихтыяҗ арту сәбәпле, компания яңа цехлар төзиячәк, алар җитештерү күләмен 3 тапкыр арттырырга һәм 100 яңа эш урыны булдырырга ярдәм итәчәк".

Автор:Резеда Галикеева
Читайте нас