

Бүген Башкортстан Хөкүмәте утырышында республика Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә күчмә сәүдә алып бару өчен махсус автотранспорт сатып алуга субсидияләр бирү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, күчмә сәүдә алып бару өчен махсус автотранспорт сатып алуга субсидияләр кулланучылар кооперациясе оешмаларына ярдәм итүгә юнәлтелгән кризиска каршы чара булып тора.
- Республикада халыкның 40 процентка якыны авылда яши. Территория ераклыгы аркасында аларның меңе сәүдә хезмәте күрсәтелмәгән. Шуңа күрә халык өчен беренче кирәк-ярак һәм азык-төлек продуктларыннан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү мөһим социаль бурыч булып тора. Иң оптималь карар - автолавкалар ярдәмендә күчмә сәүдәне үстерү, - дип ассызыклады Андрей Назаров.
Башкортстанның сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев хәбәр иткәнчә, ерак һәм авыр үтеп керә торган торак пунктларга сәүдә хезмәте күрсәтүне оештыру ихтыяҗы хәзерге вакытта муниципалитетлар дәрәҗәсендә бик югары.
- Барлык торак пунктларны сәүдә белән тәэмин итү өчен автолавкалар ярдәмендә мобиль сәүдә оештыру таләп ителә, - диде Алексей Гусев.
Бу юнәлештә Башпотребсоюз базасында кулланучылар кооперациясе оешмалары актив эш алып бара.
Автолавкалар хәрәкәтенең 15 мең километр озынлыктагы 220 маршрутын тәэмин итү өчен беренче этапта кимендә 12 автолавка сатып алырга кирәк.