

Спикер булып инвестицион блок җитәкчесе Адел Макарова чыгыш ясады. Киңәшмәдә шулай ук «Башкортстан Республикасының Конгресс-бюросы»ның Казахстандагы вәкиле Урал Азнакаев катнашты.
- Безнең республика инде күптән Казахстаннан коллегалар белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Без даими рәвештә тәҗрибә уртаклашабыз һәм икътисадның барлык өлкәләрендә төбәкара коммуникацияләрне үстерүгә омтылабыз. Шулай итеп, Казахстанда Башкортстан Конгресс-бюросы белән уртак эш алып бару нәтиҗәсендә без республиканың инвестицион потенциалы турында Русиядә бизнесны киңәйтү белән кызыксынучы күп кенә Казахстан эшкуарларына мәгълүмат җиткерә алабыз, - дип билгеләде Башкортстан Республикасының Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.
Киңәшмә кысаларында катнашучылар Башкортстанда бизнес алып баруның өстенлекләре, ведомство эшенең төп юнәлешләре, республикага инвесторларны җәлеп итү тәҗрибәсе һәм аларның инвестпроектларын алып бару этаплары, шулай ук «Алга» махсус икътисади зонасы, «Уфа» индустриаль паркы белән идарә итүче компания булган преференциаль зоналар турында белделәр. Моннан тыш, тыңлаучыларга Башкортстан территориясендә үз башлангычларын тормышка ашырып, инвесторлар ала торган төрле дәүләт ярдәме чаралары турында да сөйләделәр.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте