+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 Июня 2022, 04:36

Петербург форумында нәрсәләр көтелә?

15-18 июньдә Русиянең Төньяк башкаласында XXV Петербург халыкара икътисади форумы узачак.

Аның эшендә Русия Хөкүмәте һәм Үзәк банк, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Венесуэла, Мисыр илләре вәкилләре, халыкара оешмалар җитәкчеләре, Италия, Канада, АКШ, Франция бизнес-берләшмәләре вәкилләре, Русия, Кытай, Һиндстан, Куба фәнни һәм мәдәни берлекләре әгъзалары, шулай ук Русия һәм чит ил компанияләре җитәкчеләре катнашачак. Башкортстан делегациясен республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкләячәк.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, быел форумның эшлекле программасы глобаль һәм Русия икътисады, социаль һәм технологик көн тәртибе, кеше потенциалын үстерү мәсьәләләренә багышланган дүрт тематик юнәлешкә бүленгән.


Башкортстан стенды форумның эре төбәк мәйданчыкларының берсе булачак. Ул берничә функциональ-тематик зонадан тора: керү төркеме, Республика белән идарә итү үзәген тәкъдир итү, интерактив тирмә, сөйләшүләр алып бару урыны.


Сөйләшүләр алып бару зонасының уникальлеге шунда ки, ул күпмаксатлы Ка-32А11ВС вертолеты кабинасы рәвешендә эшләнгән. Бу һава судносы моделе фәкать Башкортстанда гына, Кумертау авиация җитештерү предприятиесе базасында чыгарыла. Сөйләшүләр вакытында кунакларга вертолетның имитациясен күрсәтәчәкләр, шулай ук Башкортстан өстеннән “очып-чыгу” мөмкинлеген тудырачаклар.


Тирмә инсталляциясе республика турында презентация материалларын трансляцияләячәк. Анда республиканың төп проектлары кертеләчәк: шуларның берсе – Уфа агломерациясе Уфа тимер юл узелын үстерүне һәм яңа күпер корылмаларын төзүне күз уңында тота. Проект кысаларында Шәһәр яны хәрәкәтен оештыру өчен яңа тимер юл тармагын төзү, шул исәптән “Уфа” халыкара аэропортына кадәр, һәм “Карлыгач” төрендәге тизйөрешле электричкаларның боҗра буйлап хәрәкәтен башлап җибәрү планлаштырыла. Проектны гамәлгә ашыру барышында 16 мең яңа эш урыны булдырылачак.
Башкортстанның берләштерелгән экспозициясенең төп детале Евразия дәрәҗәсендәге югары уку йортлары арасында студентлар кампусы макеты булачак. Уфада кампус төзелеше проекты “Фән һәм университетлар” инновацион мәгариф тирәлеген булдыру буенча федераль программа кысаларында тормышка ашырыла. Уфа заманча университет кампусларының беренче проектлары гамәлгә ашырылачак шәһәрләр исемлегенә керде. Дөнья дәрәҗәсендәге югары уку йортлары арасында Евразия фәнни-белем бирү үзәге студентлар кампусын төзүгә ярдәм итү турында карар узган елның 17 августында Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин җитәкчелегендәге чираттагы Хөкүмәт утырышында кабул ителде.


Сайлап алу Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган критерийлар нигезендә үткәрелде. Проектның шәһәр мохитенә интеграциясе, 2,5 меңнән артык кешегә яшәү ихтыяҗын тәэмин итү, университетларның “Приоритет-2030” стратегик академия лидерлыгы программасында катнашуы, шулай ук республика казнасыннан һәм бизнестан финанслау исәпкә алынды. Якынча бәяләүләр буенча инвестицияләр күләме 23,4 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Шулай ук, килешүләргә кул кую зонасында, стендның төп экранында, Башкортстанның төрле үсеш юнәлешләрен күрсәтү күздә тотыла.


Форумның эшлекле программасы кысаларында Башкортстан делегациясе 30дан артык очрашу уздырачак, анда транспорт, сәнәгать, авыл хуҗалыгы тармакларында һәм башка өлкәләрдәге мәсьәләләр буенча фикер алышу күздә тотыла. Аның барышында берничә килешүгә, шул исәптән Уфа шәһәренең “Агыйдел аръягы” проектын гамәлгә ашыру буенча бердәм үсеш институты (II этап) белән, шулай ук сугыш ветераннарының яңа республика клиник госпитален төзү һәм җиһазлар белән тәэмин итү, Уфада 360 укучыга һәм 250 йокы урынына исәпләнгән математик лицей-интернат биналарын төзү, быел башкалада БДБ дәүләтләренең IX Халыкара мәктәп спорты фестивален, ә 2024 елда – “Русия — спорт державасы” Халыкара форумын үткәрү турындагы килешүләргә кул кую планлаштырыла. Туристик юнәлештә “Зур Урал” төбәкара проектын үстерү программасын рәсми документ белән беркетү планлаштырыла.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

Автор:Ример Насртдинов
Читайте нас